Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр якташлары үрнәгендә тәрбияләнә

1 апрельдән Бөгелмә шәһәрендә "Единая Россия" партиясенең "Герой исемендәге урам" проекты старт алды. Шушы программа кысаларында, 3 нче мәктәпнең 5 "Б" сыйныфы укучылары Газинур Гафиятуллин стеласы янында ачык дәрес үткәрделәр. Укучылар дәресне Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинга куелган стелага чәчәкләр салып башладылар. Партиянең Бөгелмә җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр...

1 апрельдән Бөгелмә шәһәрендә "Единая Россия" партиясенең "Герой исемендәге урам" проекты старт алды. Шушы программа кысаларында, 3 нче мәктәпнең 5 "Б" сыйныфы укучылары Газинур Гафиятуллин стеласы янында ачык дәрес үткәрделәр.
Укучылар дәресне Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинга куелган стелага чәчәкләр салып башладылар. Партиянең Бөгелмә җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев, балалар алдында чыгыш ясап, әле-
ге проект турында, якташыбыз Газинур Гафия-туллинның Ватан алдындагы батырлыгы, аның гаиләсе, балалары, Геройның туган авылы Сугышлыдагы музее турында сөйләде.
Укучылар үзләре дә сыйныф җитәкчесе Рә-милә Батуллина белән бергә әзерләгән шигъри композиция белән чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры, җирле сәяси совет әгъзасы, партия тарафдарларының җирле бүлеге җитәкчесе Галина Дулова патриотик тәрбиянең әһәмиятен ассызыклап: "Балалар илебезнең тарихын, аның батыр ул-кызларын белеп үсәргә тиеш. Бигрәк тә үзләренең якташларын, - диде. - Шул вакытта гына без көчле һәм беркем дә какшата алмаслык
тату булырбыз".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: