Бөгелмәләр тыныч яшәсен дип

10 июль көнне Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге хезмәткәрләре агымдагы елның беренче яртысында алып барган эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Киңәшмә эшендә Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та катнашты.
Маргарита СУВОРОВА.
Елена Логинова фотосы.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Ринат Билалов бу ярты елда җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 65 процент тәшкил итүен әйтте, республикада бу күрсәткеч - 57,8 процент. Ә менә үтерешләр, автомобиль урлау, талау, явызларча хулиганлык эшләү, сәламәтлеккә ныклы зыян салу кебек җинаятьләр 100 процентка ачылган. Докладчы шулай ук бүлекнең шәһәр һәм районда тәртипне, ә димәк, шәһәрдәшләребез имин һәм тыныч яшәвен тәэмин итүдә төп рольне тотуын әйтеп узды. Бу чорларда тагын бер мөһим эш юнәлеше - спортның су төрләре буенча Казанда узачак дөнья чемпионаты вакытында тәртип саклау. Безнең полиция хезмәткәрләренең дә күпчелеге бу эшкә җәлеп ителә.
Шәһәр мэры Линар Закиров быел 13 сентябрьдә тагын бер мөһим вакыйга - Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле депутатлар сайлау узачагын искә төшерде. Сайлаулар һәрвакыт сәяси партияләрнең һәм җәмәгатьчелекнең җитди күзәтчелеге астында уза, шуңа да тавыш бирүләр вакытында сайлау турындагы законнарның төгәл үтәлешен, гражданнарның сайлауга хокукларын тулысынча гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен көч структураларының тырышлыгы таләп ителәчәк.
Шәһәр башлыгы милләтара низагларны, чит мәмләкәтләрдән килүче хезмәт миграциясе вәкилләренә бәйле проблемаларны профилактикалау эшенә игътибарны көчәйтү кирәклегенә басым ясады. Әлеге өлкәдә тәртип булмау мәшгульлек җәһәтеннән генә түгел, социаль сферада да балансны какшата, теләсә кайсы торак пунктта тынычлыкны югалта ала.
Сүз соңында Линар Закиров эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә шәһәр-район территориясендә куркынычсызлыкны тәэминт итүләре, зур һәм конструктив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 19:48Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган Шагыйрьнең «Бер гашыйкның сүзләре» шигыренә көйне Башкортстан татары, музыкант Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.6000
-
22 гыйнвар 2021 - 17:36Бөгелмә районы яшьләре өчен спорт эстафетасы үткәрелде Прогресс балалар бакчасында балалар арасында “Спорт иленә сәяхәт” дигән чара узды.7500
-
22 гыйнвар 2021 - 16:28Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.3600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:41Бөгелмәле «Кулланучылар хокукларын яклау» республика олимпиадасы призеры булды Бөгелмәле Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» республика олимпиадасы призерлары арасына керде.6100
-
22 гыйнвар 2021 - 14:39Бөгелмә районында тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар саны артты Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 84.4400
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәрБөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.13900
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде Ленар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.22000
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.13900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12800
-
21 гыйнвар 2021 - 17:16Бөгелмәдә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.12600
-
21 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмәлене ике тапкыр кредит рәсмиләштерергә, акчасын алып, төрле счетларга җибәрергә ышандырганнар Хатын-кызга телефон аша аңлатканча, алдагы көнне картадан акча урларга маташкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә ул акчаларны алардан яшерергә кирәк икән.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика