Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр Җиңү бәйрәменә бүләк әзерли

Җиңү бәйрәме - ул безнең ил өчен зур тарихи вакыйга, еллар узуына карамастан, үзенең әхлакый һәм рухи көчен югалтмый. Фронтта вафат булганнарны, яу кырыннан әйләнеп кайтмаганнарны, безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрне беркайчан онытмаячакбыз. Сугышта катнашучылар турында һәрдаим кайгыртып тору - безнең зур бурычыбыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан, "Радуга"...

Җиңү бәйрәме - ул безнең ил өчен зур тарихи вакыйга, еллар узуына карамастан, үзенең әхлакый һәм рухи көчен югалтмый. Фронтта вафат булганнарны, яу кырыннан әйләнеп кайтмаганнарны, безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрне беркайчан онытмаячакбыз. Сугышта катнашучылар турында һәрдаим кайгыртып тору - безнең зур бурычыбыз.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан, "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары, "Единая Россия" партиясенең яшь гвардиячеләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына өчпочмаклы солдат хатларын хәтерләткән котлаулар әзерләде. Аларны кулларына алгач, ветераннар яшьлекләрен, фронт почтасын искә төшерер. Өчпочмаклы бүләкләр 9 Май парадында һәр ветеранга тапшырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: