Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләрнең игелеге җирдә ятмас

24 сентябрьдә Бөгелмә районының Подлесный бистәсе мәчетенә әлеге күркәм иман йортын төзүдә булышлык иткән кешеләр чакырылды. Чарада 100дән артык кеше катнашты. Бу көнне биредә алар өчен корбан итеннән бәйрәм мәҗлесе оештырылган иде. Хәерле гамәлне башкарып чыгуга кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән затларның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөгелмә шәһәре һәм районы...

24 сентябрьдә Бөгелмә районының Подлесный бистәсе мәчетенә әлеге күркәм иман йортын төзүдә булышлык иткән кешеләр чакырылды. Чарада 100дән артык кеше катнашты. Бу көнне биредә алар өчен корбан итеннән бәйрәм мәҗлесе оештырылган иде.

Хәерле гамәлне башкарып чыгуга кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән затларның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов үзенең вәгазендә хәерле һәм изге эш башкаручыларга булган әҗер-саваплар турында ассызыклап, Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) сүзләрен китерде: "Кем мәчет төзи, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә йорт бүләк итәр". Аннары Коръән сүрәләре укылды, бергәләп дога кылынды.

Зарема ХӨСНЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: