Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләрне фотобәйгедә катнашырга чакырабыз

Татарстанда "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" фотобәйгесе игълан ителде. Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы оештырган бәйгегә фотохезмәтләрне 2017 елның 1 июленә кадәр тапшырырга мөмкин. Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" фотоконкурсын игълан итте. Бәйгенең максаты - тарихи мирасны, туган якның традицияләрен, йолаларын таныту, Россия халыкларының мәдәниятен...

Татарстанда "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" фотобәйгесе игълан ителде. Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы оештырган бәйгегә фотохезмәтләрне 2017 елның 1 июленә кадәр тапшырырга мөмкин.

Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" фотоконкурсын игълан итте. Бәйгенең максаты - тарихи мирасны, туган якның традицияләрен, йолаларын таныту, Россия халыкларының мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүче оста фотохезмәтләрне ачыклау. Бәйгенең үткәрелү тәртибе агентлыкның рәсми сайтында урын алган - tatmedia.tatarstan.ru

Иҗади бәйге "Татарстанның 2014-2020 елларга дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" программасы нигезендә оештырыла. Ул "Иң яхшы фотография", "Фотохезмәтләр сериясе", "Портрет" номинацияләрендә үткәрелә. Конкурска фотоэшләр 2017 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Бәйгегә моңа кадәр башка бәйгеләрдә тәкъдим ителеп, призлы урыннар алган фотографияләрне тапшырырга ярамый. Һәр номинациядә 1 нче, 2 нче һәм 3 нче урыннар билгеләнә, аларның ияләре 35 мең, 25 мең һәм 15 мең сум күләмендә премияләр белән бүләкләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: