Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләрнең 3 мең сум акча алу мөмкинлеге бар

Моның бер авырлыгы да юк. Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне кисәтү буенча җитди эш алып барырга кирәклеген республика президенты Рөстәм Миңнеханов та белдерде. Аеруча андый тикшерүләрне Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан активлаштырырга кирәк. Табиблар да юкка гына чаң сукмый: ел да гыйнвар...

Моның бер авырлыгы да юк.

Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне кисәтү буенча җитди эш алып барырга кирәклеген республика президенты Рөстәм Миңнеханов та белдерде. Аеруча андый тикшерүләрне Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан активлаштырырга кирәк. Табиблар да юкка гына чаң сукмый: ел да гыйнвар аенда үлем очраклары ике тапкыр арта, агуланучылар да бихисапка тула. Аның сәбәбе дә әлеге дә баягы - «яшел елан».

Әлеге өлкәдәге проблемаларны киметү һәм агу белән сәүдә итүче җинаятьчеләрне вакытында фаш итү өчен күптән түгел «Халык контроле» хезмәтендә махсус бүлек тә булдырдылар. «Этил спиртын, алкоголь эчемлекләрне законга каршы ясау һәм сату» дигән бүлектә шундый очракны күргән һәркем гариза язып калдыра ала. Сәламәтлеккә зур зыян сала һәм хәтта үлемгә китерә алган сыйфатсыз алкоголь продукциясе белән сату иткәннәргә каршы көрәшне халык белән бергә алып барсак кына уңай һәм тиз арада нәтиҗәсен күреп булачак. Андый хилафлыкларны фаш итә алган кешеләргә махсус акчалата премияләр дә вәгъдә итәләр: 1 нән 3 мең сумга кадәр. Әлегә кадәр Әлмәт районында «Халык контроле»нә бер генә зар килеп ирешкән һәм аны тиз арада хәл иткәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: