Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр Гошер сәдакасы таратты (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә районы мөселманнары Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин исемендәге хатын-кызлар һәм ир-атлар мәдрәсәсенә һәм Ютазы мөхтәсибәтенең "Фәнис" мәдрәсәсенә 10 тонна кәбестә тапшырдылар, шулай ук Бөгелмә районының өлкән буын вәкилләренә дә яшелчәләр бүлеп бирелде. Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте Руслан Наил улы Фәтхетдиновка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерә. Мөхтәсибәт Гошер сәдакасы җыюны дәвам итә....

Бөгелмә районы мөселманнары Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин исемендәге хатын-кызлар һәм ир-атлар мәдрәсәсенә һәм Ютазы мөхтәсибәтенең "Фәнис" мәдрәсәсенә 10 тонна кәбестә тапшырдылар, шулай ук Бөгелмә районының өлкән буын вәкилләренә дә яшелчәләр бүлеп бирелде.

Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте Руслан Наил улы Фәтхетдиновка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерә. Мөхтәсибәт Гошер сәдакасы җыюны дәвам итә.

Теләге булганнар барысы да Кызыл Бистә урамы, 68 йорт адресы буенча урнашкан Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетенә яшелчәләр алып килә ала. Гошер сәдакасы хәйрия ашлары үткәргәндә кулланылачак һәм мохтаҗларга бүлеп биреләчәк.

Гошер сәдакасы - җирдә үскән продукциядән бүлеп бирелә торган зәкат ул. Хәнәфит мәзһәбе буенча су сипмичә үстереп алган уңышның - уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү каралган. Гошер бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер һәм башка культуралар белән түләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: