Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр, язылыйк һәм яздырыйк!

Янә тулы көченә киләсе 2017 елга газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Үзебезнең Бөгелмә шәһәрендә менә инде 25 ел буена чыгып килүче "Бөгелмә авазы" газетасына язылып калырга онытмыйк, бу бик тә мөһим вакыйгадан беребез дәчиттә калмасын иде, газета укучыларыбыз. Редакциядә менә дигән, үз эшенең осталары булган журналистлар эшли, газета үз вакытында өйләребезгә...

Янә тулы көченә киләсе 2017 елга газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Үзебезнең Бөгелмә шәһәрендә менә инде 25 ел буена чыгып килүче "Бөгелмә авазы" газетасына язылып калырга онытмыйк, бу бик тә мөһим вакыйгадан беребез дәчиттә калмасын иде, газета укучыларыбыз.

Редакциядә менә дигән, үз эшенең осталары булган журналистлар эшли, газета үз вакытында өйләребезгә килеп җитә. Аның аркылы ил-көн, шәһәр һәм авылларыбыз яңалыклары белән даими танышып торабыз. Шулай ук милли басманың бизәлеше дә бик күркәм: тел-теш тидерерлек түгел.

Әйдәгез әле, кадерле милләттәшләрем, кардәшләрем, гомумән, газетага битараф булмаган инсаннар, шушы көннәрдә - 13 - 23 октябрь көннәрендә, почта бүлекләренә дәррәү барып, Бөгелмә җирлегендә чыгып килүче бердәнбер татар басмасы булган "Бөгелмә авазы"на язылып кайтыйк. Бераз булса да акчаны янга калдырырга теләсәгез, иң кулай вакыт инде.

Үзебезгә генә дә түгел, туганнарыбызга, якын дусларыбызга зур бүләк ясыйк әле. "Энә дә - бүләк, дөя дә - бүләк", - ди халык мәкале. Чыннан да, газетага подписка 2017 ел - Әтәч елына бу бик матур, үтә күркәм һәм кадерле бүләк булыр.

Кайбер чыганаклардан укыганым бар: илен-җирен, милләтен-телен яраткан, ихтирам иткән һәр мөхтәрәм зат үзенә генә түгел, башкаларга да булышыр, шушындый үзенчәлекле заманда карт-корыны, авыруларны да исеннән чыгармас. Почта бүлекләренә бара алмаучылар да булырга мөмкин, андыйларга бигрәк тә ярдәм кирәк дип уйлыйм.

Озын сүзнең кыскасы, язылыйк һәм яздырыйк "Бөгелмә авазы"на!

Әлфинә КӘРИМОВА,

педагогик хезмәт ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: