Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр “Сәламәтлек экологиясе” проектында катнашты

"Радуга" социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче бөгелмәлеләр шушы көннәрдә, балалар паркына барып, "Сәламәтлек экологиясе" проекты кысаларында үзәк психологлары һәм физик культура инструкторы оештырган махсус чарада катнаштылар. Программага эстафета ярышлары, кызыклы уеннар, финнәрчә йөрү һәм, әлбәттә, кышкы табигатькә хозурланып карау кертелгән иде. Ул көнне, үч иткәндәй, җиңелчә буран кузгалды, кар явып торды....

"Радуга" социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче бөгелмәлеләр шушы көннәрдә, балалар паркына барып, "Сәламәтлек экологиясе" проекты кысаларында үзәк психологлары һәм физик культура инструкторы оештырган махсус чарада катнаштылар.
Программага эстафета ярышлары, кызыклы уеннар, финнәрчә йөрү һәм, әлбәттә, кышкы табигатькә хозурланып карау кертелгән иде. Ул көнне, үч иткәндәй, җиңелчә буран кузгалды, кар явып торды. Әмма табигатьнең бу "бүләге" паркта йөрүнең ямен-тәмен генә арттырды.
-Башта без, уен өчен кирәк булыр дип алган себеркеләр белән утыргычларны чистарттык, аннары җыелып фотога төштек, кар атышып уйнадык. И күңелле булды соң! - ди Мария Фунина. - Ә буранлы көнне бик яратам мин. Кайчандыр ирем белән кавышкан чорда чиркәүгә барган чакта да шундый көн иде, - дип, матур хатирәләргә дә бирелеп алды ул.
Любовь Масленникованың да уй-хисләре якты:
-"Радуга"да һәр көнне ни дә булса оештырып кына торалар. Дәвалану курсларын узгач, тизрәк шул чараларга ашыгабыз. Ә менә бу паркта узган спорт бәйрәме гомер буе истә калачак. Финнәрчә дә йөрдек, "төз атышлы" да уйнадык, агачлар, кошлар турында табышмаклар да әйтештек, "пингвиннар" дип аталган эстафета ярышларын күргән һәр кеше эчен тотып көлгәндер, мөгаен: ике тез арасына мендәр кыстырып узышкан әбиләрне күз алдына китереп карагыз әле! "АТХ-8" оешмасы балалар бакчасында эшләгән чагымда балалар белән уйнау шулай кызык була торган иде...
-Саф һавада рәхәтләндек кенә, - ди Мөнҗия Хәкимова. - Миңа 81 яшь, һич кенә дә арымадым. Безне бит баштан ук кисәтеп куйдылар, ашыкмагыз, бер-берегезне узу мәҗбүри түгел, диделәр. Шуңа да, рәхәтләнеп, үз көемә йөрдем, парктагы кышкы матурлыкка сокланып, күңелем шатланды. Узып баручы кайберәүләр хәтта: "Физкульт-привет, әби, мине дә иярт әле!" - диделәр. Ә аннары, кайтышлый, тернәкләндерү үзәге янындагы агачларга җимлекләр элеп куйдык. Кошларыбызның үз ашханәсе бар хәзер.
Әйе, ул көн тәнгә дә, җанга да сихәт өсти торган көн булды. Моңа өстәп шуны гына әйтәсе килә: Скандинавиядәгечә (финнәрчә) йөрү йөрәк эшчәнлеген яхшырта, канда холестерин микъдарын киметә, үпкәләрне, сулыш алу системасын сәламәтләндерә. Бу хәрәкәт вакытында кеше организмындагы мускулларның 90 проценты эшләп тора, ныгый, чыныга. Психологик яктан да файдасы әйтеп бетергесез бу төр активлыкның - паркта бер-берсе белән очрашу, аралашу, фикер уртаклашу, хәл белешү өчен менә дигән форсат туа.

Рәзилә ШАКИРОВА,
үзәк психологы.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: