Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр өчен иң мөкатдәс нәрсә эш

Быел һәр бирмеш көндә коеп яңгыр ява. Кояшлы җәй сагындыра. Ә менә "Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә - ямьле җәй. Чыннан да, күңелең көр булса, урамдагы һава торышы кәефне кыра алмый шул. Хезмәт - дәвалау чарасы. Үзәктә дәваланучы өлкән яшьтәге кешеләрнең кул эшләнмәләреннән әзерләнгән чираттагы күргәзмә "Менә җәй дә җитте" дип...

Быел һәр бирмеш көндә коеп яңгыр ява. Кояшлы җәй сагындыра. Ә менә "Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә - ямьле җәй. Чыннан да, күңелең көр булса, урамдагы һава торышы кәефне кыра алмый шул.
Хезмәт - дәвалау чарасы. Үзәктә дәваланучы өлкән яшьтәге кешеләрнең кул эшләнмәләреннән әзерләнгән чираттагы күргәзмә "Менә җәй дә җитте" дип атала иде. Кул эшләнмәләре арасында чәчәкләрнең ниндиләре генә юк: атлас тасмалардан "үсеп чыккан" кыңгыраулар, ромашкалар, күкчәчәкләр, розалар, кашкарыйлар... - Валентина Парамонова белән Людмила Степченкова, әнә, тасмалардан, сәйләннәрдән күбәләкләр белән төклетураларга кадәр ясадылар, - ди хезмәт белән дәвалау инструкторы Наталья Запольских. - Татаьяна Верхолазова белән Фирая Мөбарәкшина искиткеч матур ромашкалар "үстергән", чәчәк уратсына кадерле оныкларының фотосурәтләрен беркеткән. Розалия Гыйльманова, Минзилә Ганиева, Тамара Чудайкиналар "пластелинография" стилендә искиткеч матур панно әзерләгәннәр.
Ә фетрдан нинди уенчыклар иҗат иткәннәр - ябалак, мәче, тычкан, куян - карап туймаслык үзләренә. Наталья Можинаның хезмәте исә барысын да таң калдырды. Ул күргәзмәгә кечкенә ыргак белән бәйләгән кул эшләрен һәм "кристаллар белән чигү" техникасын кулланып эшләгән иконасын куйган. Бик нык сабырлык, осталык, тырышлык, пөхтәлек, төгәллек сорый торган зур хезмәт бу.
Ә инде психология күзлегеннән чыгып бәяләсәк, хезмәт, шул исәптән кул эшләре белән шөгыльләнү кешегә, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә авыр уйлардан, күңелдәге ялгызлык тойгысыннан арынырга, яшәү тонусын күтәрергә ярдәм итә.

Рәзилә ШАКИРОВА,

үзәк психологы.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: