Бөгелмә авазы

Бөгелмәдәге юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде: егетләр автоинспекторлардан качкан (+ФОТО)

Кичә төнлә Бөгелмә шәһәренең Яшьләр урамында кюветка төшеп әйләнгән Hyundai машинасыннан янгын сүндерүчеләр яшь егет гәүдәсен ала. Бу турыда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте. Һәлакәт төнге сәгать 3тә була. Ачыкланганча, иномарка йөртүчесе кюветка төшеп әйләнә. Машина эчендә 4 кеше...

Кичә төнлә Бөгелмә шәһәренең Яшьләр урамында кюветка төшеп әйләнгән Hyundai машинасыннан янгын сүндерүчеләр яшь егет гәүдәсен ала. Бу турыда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте.

Һәлакәт төнге сәгать 3тә була. Ачыкланганча, иномарка йөртүчесе кюветка төшеп әйләнә. Машина эчендә 4 кеше була. Аларның берсе медицина хезмәткәрләре килеп җиткәнче җан бирә. Калганнарын хастәханәгә озаталар: 26 яшьлегенең - умыртка сөяге сына, 29 яшьлеге бот сөяген сындырган, ә 28 яшьлегенең күкрәк органнары имгәнгән, баш миенә зыян килгән һәм умыртка сөяге сынган.
"Татар-информ" мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте Hyundai машина йөртүчесенең ЮХИДИ экипажыннан качырга теләве сәбәпле килеп чыккан.
Хәбәр ителгәнчә, үлгән егет - 27 яшьлек бөгелмәле - Александ Демидов.

Аның "Вконтакте" битендә якыннары туганнарының кайгысын уртаклаша. Әти кешенең кечкенә кызы калган.

https://kazanfirst.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: