Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә яңа җитәкчеләр

Хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында узган "Эшлекле дүшәмбе" сөйләшүендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте. Җирле торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы итеп Марат Мәгъсүм улы Заһиров билгеләнде. М. Заһиров 1968 елда туган. Югары белемле, Уфа нефть институ- тын тәмамлаган. Соңгы...

Хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында узган "Эшлекле дүшәмбе" сөйләшүендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте.

Җирле торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы итеп Марат Мәгъсүм улы Заһиров билгеләнде.

М. Заһиров 1968 елда туган. Югары белемле, Уфа нефть институ-
тын тәмамлаган. Соңгы эш урыны булып "Автоцентр-Интер" җәмгыяте тора.

БМР башкарма комитеты торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге җитәкчесе итеп Илфар Ленар улы Кәримов билгеләнде.

И. Кәримов 1985 елда туган. Югары белемле, Туполев исемендәге уку йортын тәмамлаган. "ПСБ" компанияләр төркеме, "ЕРЦ" пред-приятиесендә юридик консультант булып эшләгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: