Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә ветераннарга – хөрмәт һәм ихтирам

Бөек Ватан сугышы ветераннарының толлары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә бер көнлек ял оештырылды. Ветераннарның һәркайсысы җәмгыятебез тарафыннан аерым игътибарга лаек. Шуңа күрә дә бүлек хезмәткәрләре бу көнне килгән 20 кешенең һәркайсысына күңел җылысын бирергә, күңелләрендә шатлык хисләре уятырга тырыштылар. Иң беренче чиратта, алар өчен ял итү, күңел...

Бөек Ватан сугышы ветераннарының толлары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә бер көнлек ял оештырылды.

Ветераннарның һәркайсысы җәмгыятебез тарафыннан аерым игътибарга лаек. Шуңа күрә дә бүлек хезмәткәрләре бу көнне килгән 20 кешенең һәркайсысына күңел җылысын бирергә, күңелләрендә шатлык хисләре уятырга тырыштылар.

Иң беренче чиратта, алар өчен ял итү, күңел ачу чаралары зурлап оештырылган иде. "Чын күңелдән" дип аталган мәдәни программада "Бәллүр чишмә" иҗат төркеме катнашты. Габделәхәт Нигъмәтуллин баянда уйнады, Вәлия Җиһангирова, табаныннан ут чыгарып, чегән биюен башкарды, шәрык биюләре белән шатландырды. Рушания Әхмәтшина белән Сәгыйдә Гыймаева бик моңлы итеп татар халык җырларын җырладылар. Яшь шагыйрә Гөлназ Кашапова мактаулы кунакларга үзенең күңелләргә үтеп керә торган шигырьләрен укыды.

Артистлар гына түгел, ветераннар үзләре дә алалрга кушылып җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Рус романслары башкарган Екатерина Горяинова, туган авыл, еракта калган балачак турында шигырҗләр сөйләгән Надежда Пахомова, Тәскирә Заминова да ул көнне игътибар үзәгендә булдылар.

Рәзилә ШАКИРОВА,

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: