Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә террорчылыкка каршы көрәшәләр

3 сентябрь Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмләшү көне буларак билгеләп үтелде. 12 ел элек террорчылар Бесланда кешелек өчен иң кыйммәтле булган балаларыбызга каршы кул күтәрделәр. Бернинди яклаучысыз кешеләрне тоткын итеп алу - көрәшнең иң түбән алымы, ләбаса. "Радуга" гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге социаль педагогы Лилия Ремеева "Терроризм...

3 сентябрь Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмләшү көне буларак билгеләп үтелде. 12 ел элек террорчылар Бесланда кешелек өчен иң кыйммәтле булган балаларыбызга каршы кул күтәрделәр. Бернинди яклаучысыз кешеләрне тоткын итеп алу - көрәшнең иң түбән алымы, ләбаса.

"Радуга" гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге социаль педагогы Лилия Ремеева "Терроризм - угроза обществу" дигән темага берничә чара уздырды.

Үзәк клиентлары өчен мәгълүматлар стендында тематик буклетлар, листовкалар урнаштырылды. Моннан тыш, белгечләр 16 нчы урта мәктәптә укучы, социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар белән "Мир без войны" дигән әңгәмә-дискуссия оештырдылар. Акциянең максаты - балалар арасында дусларча мөнәсәбәтләр урнаштыру, балаларда һәм яшүсмерләрдә толерантлы уй-фикер йөртүне формалаштыру, шулай ук гадәттән тыш хәлләр булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү (рәсемдә).

Укучылар үзләре дә йөзләрчә кешеләр һәлак булган Беслан фаҗигасе турында презентация әзерләгәннәр иде. Чара соңында (анда 6 - 9 нчы сыйныфлардан барлыгы 90 укучы катнашты) үзәк белгечләре һәр укучыга "Терроризму - нет!" дигән белешмәлекләр (памяткалар) тараттылар.

Лилия РЕМЕЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: