Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә тагын бер саксызлык бәласе

11 февраль көнне иртәнге сәгать 9да Бөгелмә шәһәре, Депо урамында ике хуҗалыкка исәпләнгән бер катлы агач йорт януы турында хәбәр алына. Янгынның чыгу сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, ә менә нәтиҗәсе аяныч: барлыгы 18 квадрат метр мәйданда дөрләгән утта 1935 һәм 1926 елгы ике пенсионер әби янып үлә. Эш сәгате булу сәбәпле,...

 

11 февраль көнне иртәнге сәгать 9да Бөгелмә шәһәре, Депо урамында ике хуҗалыкка исәпләнгән бер катлы агач йорт януы турында хәбәр алына.

Янгынның чыгу сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, ә менә нәтиҗәсе аяныч: барлыгы 18 квадрат метр мәйданда дөрләгән утта 1935 һәм 1926 елгы ике пенсионер әби янып үлә. Эш сәгате булу сәбәпле, күрше-тирә йортларда кеше булмый, шунлыктан янгын турында хәбәр соң алына, бу исә өлкән яшьтәге ике кешенең үлеменә өстәмә сәбәп булып тора, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Д. Артемьев. Ә менә 14 февраль көнне Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта икенче катта урнашкан бер бүлмәле квартирда ут чыгуга хуҗаның исерек хәлдә тәмәке тартуы сәбәп була - ут аның ятагыннан башлана. Идәндә яткан 1977 елгы бу хуҗаны саф һавага алып чыгып, медицина хезмәткәрләре тикшерә һәм сәламәтлегенә куркыныч зыян килмәгәнлеген ачыклый. Бу хакта янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Ю. Хребет хәбәр итә.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: