Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә квартир яна...

28 ноябрь көнне кичке 6да шәһәребезнең Губкин урамындагы 19 нчы йортның беренче катындагы ике бүлмәле квартирында янгын чыга. Хәбәр алынуга 2 минут дигәндә, вакыйга урынына барып җиткән 64 нче частьның янгын сүндерүчеләре тимер рәшәткәле тәрәзәдән куе төтен чыгуын күрәләр. Калган квартирларда яшәүчеләр инде урамга чыккан була. Хуҗа янгынның зал бүлмәсендә...

28 ноябрь көнне кичке 6да шәһәребезнең Губкин урамындагы 19 нчы йортның беренче катындагы ике бүлмәле квартирында янгын чыга. Хәбәр алынуга 2 минут дигәндә, вакыйга урынына барып җиткән 64 нче частьның янгын сүндерүчеләре тимер рәшәткәле тәрәзәдән куе төтен чыгуын күрәләр. Калган квартирларда яшәүчеләр инде урамга чыккан була. Хуҗа янгынның зал бүлмәсендә дөрләвен әйтә.

Ут җиһазларга зур зыян сала, бүлмәләр сөремләнә. "Афәтнең сәбәбе - тәмәке тарткандагы саксызлык", - ди эчке эшләр майоры Ю. Хребет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: