Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Халыклар дуслыгы” милли ризык бәйрәме үтте

"Язгы мәрхәмәт атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Ключи авылы мәдәният йортында "Халыклар дуслыгы" дип аталган милли ризыклар бәйгесе булып узды. Тамаша-бәйгегә рус, татар, мордва, чуваш халыкларының милли ризыклары тәкүдим ителгән иде. Күпмилләтле Татарстан халыкларының кухнясында бер-берсенә охшаш булган ризыклар да бар, әмма аларның һәрберсендә милләтнең үзенә генә хас...

"Язгы мәрхәмәт атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Ключи авылы мәдәният йортында "Халыклар дуслыгы" дип аталган милли ризыклар бәйгесе булып узды.

 

Тамаша-бәйгегә рус, татар, мордва, чуваш халыкларының милли ризыклары тәкүдим ителгән иде. Күпмилләтле Татарстан халыкларының кухнясында бер-берсенә охшаш булган ризыклар да бар, әмма аларның һәрберсендә милләтнең үзенә генә хас булган үзенчәлек барыбер чагылыш таба. Нибары җиде нотадан композиторлар искиткеч күп төрле матур көйләр иҗат иткән кебек, беренче карашка гап-гади тоелган продуктлардан оста куллы пешекче һәм кондитерлар "курник", "хурпа", "бәлеш" һәм башк4аларны телне йотарлык итеп пешергәннәр. Бу ризыкларның барысында да бер үк он, бәрәңге, ит файдалнылса да, аларның һәркайсысының үз тәме бар. Бу гаҗәп түгел, чөнки һәр халык вәкиле аны үзенчә әзерләп пешерә, яратып куллана торган тәмләткечләре дә аерым бит!

Чара барышында анда катнашучылар әби-әниләреннән өйрәнеп калган рецептларны барладылар, үз осталыкларының сере белән уртаклаштылар. Җиңүчене ачыклау җиңел булмады - ризыкларның һәрберсе искиткеч тәмле һәм ямьле иде. Аш-су осталарының һәрберсе ризыкка йөрәк җылысын, изге теләкләрен кушкан ләбаса.

Чара тәмамлангач, анда катнашучылар тәмле милли ризыклар , хуш исле чәй белән сыйландылар.

Нина ЛЕОНТЬЕВА,

Ключи авылы мәдәният йорты мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: