Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә дәүләт программалары - эштә

Капиталь ремонт Шәһәр һәм районда капиталь ремонт программасына быел 87 йорт кертелде. Бүгенге көндә шуларның 8ендә эш тәмамланган. Калганнарында эш дәвам иттерелә. Подрядчылар күпфатирлы йортларның түбәләрен, фасадларын яңарта, инженерлык коммуникацияләрен алыштыра. Алдынгылар рәтендә "Универсал строй" һәм "Жилсервис" җәмгыяте төзүчеләре тора. Алар эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкара. Балалар бакчалары Балалар...

Капиталь ремонт
Шәһәр һәм районда капиталь ремонт программасына быел 87 йорт кертелде. Бүгенге көндә шуларның 8ендә эш тәмамланган. Калганнарында эш дәвам иттерелә.
Подрядчылар күпфатирлы йортларның түбәләрен, фасадларын яңарта, инженерлык коммуникацияләрен алыштыра. Алдынгылар рәтендә "Универсал строй" һәм "Жилсервис" җәмгыяте төзүчеләре тора. Алар эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкара.
Балалар бакчалары
Балалар бакчалары торгызу программасы нигезендә, Бөгелмәдә бер объект төзелә.
Тухачевский урамында "Суар-Актив" җәмгыяте эшчеләре 140 урынлы балалар бакчасы төзи. Бина 60 процентка торгызылган. Ул үз ишекләрен 1 августта ачарга тиеш. Шуны күздә тотып, төзүчеләр ике сменада эшли.
Парк һәм скверлар
Парк һәм скверлар программасы нигезендә, Бөгелмәдә 11 паркка (республика күләмендә - 144) яңа сулыш өрергә җыеналар.
Бу эш май аенда башланып китте инде, һәрбер объект подрядчылар кулына тапшырылды. Иң зур көч салыначак парк - Кызыл Армия урамында урнашкан яшел зона. Анда "Стройсервис" җәмгыяте эшли.
Биредә йөрү зоналарын яңарта башладылар. Парк заманча җиһазландырылып, шәһәр халкы өчен аралаша, ял вакытын файдалы уздыра алырдай җәмәгать урынына әверелергә тиеш. Әлеге паркта ял итү бәхете бөгелмәләргә август аена инде елмаер дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, Бөгелмә муниципаль районында әлеге республика программасына Восточный, Подгорный, Петровка, Карабаш җирлегендәге, шәһәребезнең Салих Сәйдәшев урамындагы, Техника йорты, универмаг, поликлиника, 352 нче Орша укчы дивизиясе һәйкәле территорияләре, Газинур Гафиятуллин урамы башындагы сквер һәм Кызыл Армия урамындагы парк кергән.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: