Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә дини экстремизмга каршы

Татарстан Республикасы II чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының XX сессиясе карары Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында дини экстремизмга бәйле хәлләрнең торышы, аны профилактикалау һәм каршы тору чаралары турында Бөгелмә муниципаль районында дини экстремизмга бәйле хәлләрнең торышы, аны профилактикалау һәм каршы тору чаралары турындагы чыгышларны тыңлап тикшергәннән соң, конфессия эчендәге низагларны...

Татарстан Республикасы II чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының XX сессиясе карары

Реклама

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында дини экстремизмга бәйле хәлләрнең торышы, аны профилактикалау һәм каршы тору чаралары турында
Бөгелмә муниципаль районында дини экстремизмга бәйле хәлләрнең торышы, аны профилактикалау һәм каршы тору чаралары турындагы чыгышларны тыңлап тикшергәннән соң, конфессия эчендәге низагларны хәл итүдә көчләүнең нинди генә төре дә начар икәнлекне, төрле милләттәге һәм төрле диндәге халыкларның үзара килешеп тыныч яшәвен бозарга омтылышларның яман күренеш икәнлеген бәхәссез таныган хәлдә, Бөгелмә муниципаль районы Советы карар бирде:
1. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе (Т.П.Никулина), Россия Эчке эшләр министр-лыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге начальнигы (И.Н.Хөснетдинов) мәгълүматларын игътибарга алырга.
2. Фәнис Вагыйз улы Мөхәммәтовны - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасарын - Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә эшләп килүче дини һәм милли берләшмәләр белән ярашып эшләвен тәэмин итү өчен җаваплы җитәкче итеп билгеләргә һәм функциональ вазифаларына тиешле үзгәрешләр кертергә.
3. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетына:
- конфессия эчендәге, конфессиональ низагларны хәл итүдә көч куллану алымнарын, дини экстремизм фактларын булдырмау өстендә планлы эш алып баруны оештырырга;
- Бөгелмә муниципаль районындагы абруйлы дин әһелләре тарафыннан традицион дини кыйммәтләрне пропагандалауга ярдәм күрсәтү өчен чаралар комплексын эшләргә;
- Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллеге белән берлектә, Бөгелмә муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, толерантлык булдыру, милли-мәдәни үзенчәлекләргә ихтирамлы карашны үстерү мәсьәләләрендә милли диаспоралар вәкилләре белән эшне көчәйтергә.
4. Җирле күмәк мәгълүмат чараларына ("Бөгелмә авазы", "Бугульминская газета", "МТВ" БМУП ТРК) традицион дини кыйммәтләрне пропагандалау, төрле дин тотучыларның үзара ихтирамлы карашын алга куюда планлы эш алып барырга тәкъдим итәргә.
5. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.В.Мөхәммәтовка йөкләргә.

И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: