Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә булачак табиблар эш урыннары белән танышты

Аларны чакырдылар,алар килделәр: терапевт,балалар психиатры,травматолог-ортопед,патологоанатом,рентгенолог, реаниматолог... Алар югары квалификацияле доктор булырга телиләр. Алар кеше сәламәтлеге сагына басарга әзерләнәләр. Нәкъ менә шул максат үзләрен башта медицинага, аннары Бөгелмәгә алып килгән... Оренбург дәүләт медицина университетының 6 нчы курс студентлары өч көн безнең шәһәрдә булып, хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү төзеп киттеләр."Бөгелмә үзәк...

Аларны чакырдылар,алар килделәр: терапевт,балалар психиатры,травматолог-ортопед,патологоанатом,рентгенолог, реаниматолог... Алар югары квалификацияле доктор булырга телиләр. Алар кеше сәламәтлеге сагына басарга әзерләнәләр. Нәкъ менә шул максат үзләрен башта медицинага, аннары Бөгелмәгә алып килгән...

Оренбург дәүләт медицина университетының 6 нчы курс студентлары өч көн безнең шәһәрдә булып, хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү төзеп киттеләр."Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Владимир Гуров, булачак коллегаларны Бөгелмә җирендә каршылап, алган белемнәрен эштә кулланырга, һөнәри өлкәдә һәрдаим камилләшергә-остарырга теләгән яшь белгечләрнең шәһәргә һәм районга кирәклеген әйтте. Югары уку йортын тәмамлаучылар Казан дәүләт медицина университетында интернатурада укуларын дәвам итеп, эшкә урнашу турында катгый карарга килгәнче, башта аларга өч көн дәвамында шәһәр белән танышырга тәкъдим иттеләр. Бу вакыт эчендә егет-кызлар үзәк хастаханәдә, поликлиникада булырга өлгерделәр, кем нинди бүлектә нинди җиһаз белән эшләячәген карадылар, хезмәт хаклары белән кызыксындылар. Спорт, күңел ачу үзәкләрендә булдылар, тиздән үзләре дәваларга туры килү ихтималын истә тоткан хәлдә, кешеләрне күзәтә-күзәтә урамда йөрделәр.Аларның күбесенең Бөгелмәдә беренче булуы. Экскурсовод - бөгелмәле Аалександр Пеньков. шәһәргә нинди докторлар кирәклеген белешеп, әлеге очрашуны оештыру өчен тырышып йөрүче дә ул.Бөгелмә медучилищесында укыганда ук александр "Ашыгыч ярдәм" станциясендә эшли, шуңа да шәһәр медиклары тормышыннан бик яхшы хәбәрдар. Нәкъ шул уку-эшләү елларында ул доктор буларак үзенең юнәлешен ачыклаган - реаниматолог булырга җыена. александр Башкортстанның миякә районы егете Тимерлан Сабаховка да эш урыны табарга ярдәм иткән менә: - Кечкенә генә, тыныч кына шәһәр икән. ыгы-зыгы юк, шул ук вакытта транспорт инфраструктурасы бик үскән, - ди булачак травматолог-ортопед. Уфадан Азалия Бекмукашева терапевт булырга җыена, авырый башлаган кеше,беренче чиратта, нәкъ менә ңа мөрәҗәгать итә бит:- Киң карашлы булуны таләп итә торган бик кирәкле һөнәр, - ди. Ә менә Башкортстанның Стәрлетамак районыннан Эльвира Каюпова шактый ук тар белгечлек сайлаган - балалар психиатры ул: - Кешенең эчке дөньясы мине һәрвакыт кызыксындыра килде, - ди. - Психиатриядә төгәл клиник анализлар юк, докторның белеме һәм пациентның күңеле генә бар. Аны ачарга, аңларга, ярдәм итәргә кирәк. Бигрәк тә - балаларга. Эльвираның ике яшьлек кызы да бар икән. Шуңа күрә, шәһәр белән танышып йөргәндә, мәгариф оешмаларына да игътибар итте. Хабаровск өлкәсеннән килгән Иван Мельниченко:- Шәһәрдә бар нәрсәнеңдә бер-беренә якын урнашкан булуы ошады, - ди. Җирле хастаханәдә киң күңелле,ачык йөзле кешеләр эшли. Үз эшләрен яратулары күренеп тора. Табиблар, шәфкать туташлары, лаборантлар - һәммәсе дә эш шартлары турында да, бәйрәм чаралары турында да сөйләп бирделәр, -дип, тәэсирләре белән уртаклашты булачак патологоанатом. - Медицинаның киләчәге - өр-яңа технологияләрдә, - ди Салават шәһәреннән Евгений Фәхретдинов. шуңа күрә булачак рентгенолог хастаханәнең магнитлы-резонанслы томография бүлмәсен бик игътибар белән карады. - Поликлиникадагы биохимия лабораториясе, маммография аппараты һәм башка җиһазлар бик тәэсирләндерде. Теләсә кайсы шәһәр хастаханәсе дә мондый матди байлык белән мактана алмый. Аның фикерләренә башкалар да кушылды.менә шулай итеп, бар шартларны да бизмәнгә салып карагач, медицина югары уку йортының 6 студенты язмышларында зур роль уйнаячак мөһим документка кул куйдылар. Тиздән алар (берәүләре - бер елдан, икенчеләре тагын ике елдан) озак еллар, катлаулы студент юллары аша узып,сайлаган һөнәрләре буенча эшкә керешәчәк. "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе", Казан дәүләт медицина университеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм студентның үзе арасында төзелгән дүрт яклы бу килешү аларның- һөнәри баскычында, ә районыбыз хастаханәләре өчен кадрлар проблемасын хәл итүдә хәерле юл башы булып торсын иде.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: