Бөгелмә авазы

Бөгелмә үзәк мәчетендә барлык теләүчеләр өчен Коръән уку бәйгесе булды

Узган якшәмбе көнне, 23 октябрьдә Бөгелмә үзәк мәчетендә барлык теләүчеләр өчен Коръән уку бәйгесе булып узды. Аны Бөгелмә мөхтәсибәте оештырды. Мактаулы кунаклар арасында Татарстан Җөмһүриятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин да бар иде. Бәйгедә барлыгы 60 кеше катнашты. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары арасында 8 Коръән-хафизның да...

Узган якшәмбе көнне, 23 октябрьдә Бөгелмә үзәк мәчетендә барлык теләүчеләр өчен Коръән уку бәйгесе булып узды. Аны Бөгелмә мөхтәсибәте оештырды. Мактаулы кунаклар арасында Татарстан Җөмһүриятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин да бар иде.

Бәйгедә барлыгы 60 кеше катнашты. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары арасында 8 Коръән-хафизның да булуы конкурсның дәрәҗәсен тагын да арттыра төште. Жюрига "иң-иң"нәрне сайлап алу үтә дә катлаулы булды. Нәтиҗәдә җиңүчеләр билгеләнде. Изге Коръәнне укуда Хөсәен Искәндәров, Габделрәфыйк Саттаров, Габдрахман Корбанов беренче мактаулы өч урынны яуладылар; изге Коръәнне ятлауда беренче урында - Әхмәтҗан Гайнетдинов, икенче урында - Җурабәк Хәмидов, өченче урында - Госман Саттаров.

Хатын кызлар арасында Алимә Мамедова, Рәмзилә Миңголова, Әлфия Галиәхмәтова Коръәнне иң матур итеп укучылар булдылар. Яттан сөйләүчеләр арасында Гайшә Үзбәкова (6 яшь), Гүзәл Низамова һәм Лилия Фәрхетдиновага тиңнәр булмады.

Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар өчен үзәк мәчет ашханәсендә төшке аш та әзерләнгән иде.

Зарема ХӨСНЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: