Бөгелмә авазы

Бөгелмә ветераннарына – исемле китаплар

23 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Бөек Ватан сугышы ветераннары Тамара Тюринага һәм Ирек Кәтиевка "Родные лица Победы" дип аталган исемле китаплар тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы
уңаеннан, Татарстанда, "1 нче канал" белән берлектә, "Родные лица Победы" дигән махсус проект гамәлгә ашырылды. Әлеге проект кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар, орден-медальләр кавалерлары, шул исәптән бүгенге көндә исән-сау булган ветераннар турында видеоматериаллар, фотоальбомнар эшләнде. 18 муниципалитет бу проектка кушылды һәм бүгенге көндә 63 Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар турында материаллар җыелып, китап итеп бастырып чыгарылды инде. Комплектта - ветеранның сугышчан фотографияләре белән истәлекләре һәм видеодиск. Һәр ветеранга китап 3 данәдә әзерләнгән.
Ветераннар бик тә кадерле бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Бүгенге көндә, иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын дигән изге теләкләрен белдерделәр.
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Альбина Акимова фотосы.
Тамара ТЮРИНА (рәсемдә) 1925 елда Донецк шәһәрендә туа. 16 яшендә үзе теләп фронтка китә. Зенит-артиллерия полкының пулемет расчеты командиры Миргородны саклауда катнаша, телефонистка булып хезмәт итә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Жуков" медале белән бүләкләнгән. Сугыштан соңгы гомерен мәдәни-агарту эшенә багышлаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: