Бөгелмә авазы

Бөгелмә урамнарында – заманча светофорлар

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү турында"гы максатчан федераль Программа нигезендә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү җиһазларын бердәм стандартларга туры китереп яңарту максатында, Бөгелмә шәһәрендәге урам чатлары искергән типтагы, үзләренең эксплуатация срогы инде күптән чыккан лампалы светофорлар урынына күпкә ышанычлы һәм экономияле, хезмәт итү вакыты озакка исәпләнгән, диодлы секундомеры һәм өстәмә...

Белгечләр фикеренчә, яңа типтагы светофорлар куллану электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирү генә түгел, ул объектларга хезмәт күрсәтү дә арзангарак төшә икән. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү параметрларының күпкә югары булуы турында әйтеп тә торасы юк. Практикадан күренгәнчә, мондый светофор куелган урыннарда аварияләр саны сизелерлек кими. "Бигрәк тә кояшлы көннәрдә лампалы светофорлардагы төсләрне (аларда яктылык фильтрлары булмау сәбәпле) аеру бик кыен булса, бу яңаларында төсләр ерактан ук аермачык күренеп тора", - ди җаваплылыгы чикләнгән "Дорсигнал" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Мәрданов.
Бүгенге көндә шәһәрдә 31 светофор объекты булып, шуларның 12се - диодлы, 2се исә кояш батареяларында (болары 1 нче урта мәктәп белән Яшьләр сарае янында куелган) эшләсә, калган 17се - лампалы. Айрат Мәрданов әйтүенчә, секундомерлар һәм өстәмә тавыш белән хәбәр итү приборлары белән җиһазландырылган светофорлар Гафиятуллин белән Җәлил, Гашек белән Совет, Кызыл Армия белән Гафиятуллин ("Магнит" гипермаркеты янында) урамнары кисешкән чатларда һәм Ленин урамында "Эссен" гипермаркеты янында урнаштырылган. "Светофорлардан тыш, шәһәрдә шулай ук 67 юл билгесе флуоресцент нигездәге яңаларына алыштырылды. Боларга өстәп, балалар бакчалары, мәктәпләр янында 87 яңа юл билгесе куелды, чөнки ГОСТ буенча бу объектлар тирәсендә "Пешеходный переход" искәртү билгеләре һәм юл читләрендә ясалма каршылыклы урын ("искусственная неровность") таләп ителә", - дип аңлатты "Дорсигнал" җәмгыяте җитәкчесе һәм бу эшнең киләчәктә дә дәвам иттереләчәге турында әйтте.
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: