Бөгелмә авазы

Бөгелмә укучылары “Мурзилка” журналы битләре буенча сәяхәт кылды

Үзәк балалар китапханәсендә “Әбием әкиятләре” циклыннан чираттагы очрашу үтте.

Үзәк балалар китапханәсендә “Әбием әкиятләре циклыннан чираттагы очрашу үтте. Китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә укыдылар, сөйләштеләр һәм уйнадылар!

“Мурзилка балалар журналына нигез салынуга 95 ел тулу уңаеннан, 10нчы мәктәп укучылары өчен клубның бәйрәм утырышы оештырылды, анда журнал тарихы белән таныштырдылар. Клуб җитәкчесе, электрон презентация кулланып, балалар белән аның битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды. Балалар зур кызыксыну белән басманың барлыкка килүе, аның рубрикалары, төп герое – Мурзилка турында кызыклы мәгълүмат тыңладылар.

Китапханәче “Тылсымлы алма журналыннан әкият укыды, аннан соң укучылар үзләре яшьтәшләренең журнал битләрендә басылган шигырьләрен укыдылар. Утырыш күңелле викторина белән дәвам итте, анда балалар табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, рәсемнәрдәге аермаларны таптылар, ә ахырдан “Мурзилка портретын ясадылар.

Нина АНИСИМОВА, үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе.

Анна Пахомова фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: