Бөгелмә авазы

Бөгелмә районындагы юл һәлакәтендә 50 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3 нче чакрымында килеп чыккан. Татарстанның Бөгелмә районында «ВАЗ-2110» автомобиле кюветка төшеп китеп, аның 50 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3нче чакрымында килеп чыккан. Шофер...

Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3 нче чакрымында килеп чыккан.

Татарстанның Бөгелмә районында «ВАЗ-2110» автомобиле кюветка төшеп китеп, аның 50 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3нче чакрымында килеп чыккан. Шофер тизлеген арттырып идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп киткән.

Урынга килгән 64нче янгын часте хезмәткәрләре зыян күрүчене машинадан чыгарып, табибларга тапшырган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә үлгән.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: