Бөгелмә авазы

Бөгелмә мөхтәсибәте - тикшерү изоляторында

Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөгелмәнең 3 нче тикшерү изоляторында булды. Ул изоляторга корбан ите, җиләк-җимеш, яшелчә һәм тәм-томнар тапшырды. Рамил хәзрәт тоткыннар белән сөйләште, намаз бүлмәсен карады, китапханә белән танышты, мөселманнарны изге бәйрәм белән тәбрик итте. Учреждениенең ашханә хезмәткәрләре шушы арада корбан итеннән шулпа әзерләячәкләр. Тикшерү...

Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөгелмәнең 3 нче тикшерү изоляторында булды.

Ул изоляторга корбан ите, җиләк-җимеш, яшелчә һәм тәм-томнар тапшырды. Рамил хәзрәт тоткыннар белән сөйләште, намаз бүлмәсен карады, китапханә белән танышты, мөселманнарны изге бәйрәм белән тәбрик итте.

Учреждениенең ашханә хезмәткәрләре шушы арада корбан итеннән шулпа әзерләячәкләр. Тикшерү изоляторы җитәкчелеге әлеге изге эштә катнашучыларның барысына да олы рәхмәтләрен җиткерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: