Бөгелмә авазы

Бөгелмә хуҗалыклары Сабан туена әзер

6 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районында Сабан туе узачак. Авыл хуҗалыклары моңа әзер. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов сүзләренә караганда, чәчү ике атнага соң башланса да, җәйнең беренче көненә инде ул тәмамланган. Быел авыл хезмәтчәннәре җир куенына 47 мең гектарда бодай, арпа, солы, карабодай, кукуруз, рапс культуралары...

6 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районында Сабан туе узачак. Авыл хуҗалыклары моңа әзер.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов сүзләренә караганда, чәчү ике атнага соң башланса да, җәйнең беренче көненә инде ул тәмамланган.
Быел авыл хезмәтчәннәре җир куенына 47 мең гектарда бодай, арпа, солы, карабодай, кукуруз, рапс культуралары орлыгы салган. "Шунысы куанычлы, быелгы яз яңгырлы булды, шуңа күрә җирдә дым җитәрлек, димәк, чәчелгән орлыкларыбыз вакытында шытып чыгып, үзенә көч җыя алыр дигән өмет бар", - дип куана авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе. Моннан тыш, кайбер хуҗалыклар үз җирләрендә бәрәңге, кәбестә һәм шикәр чөгендере утырту эшен
дә төгәлләгән.
Чәчүне уңышлы тәмамлаган "Муса Җәлил исемендәге", "Подгорный", "Агропродукт", "Рассвет" һәм "Татагро" җәмгыятьләре бүгенге көндә чәчүлек җирләренә ашлама кертү, шытымнарны тырмалау һәм пар җирләрен (алар безнең районда 7 мең гектардан артык) эшкәртү белән мәшгуль.
Шундый киеренке чор булуга карамастан, инде алдагы атнада авыл хезмәтчәннәре печәнгә төшәргә әзерләнә. 2 июнь көнне хуҗалыкларда азык-төлек әзерләү техникасының әзерлеген тикшерделәр. Техниканы кабул итү чарасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты. Быел районда терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен 5 100 мең тонна печән, 16 580 мең тонна сенаж, 17 150 мең тонна силос әзерләү планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: