Бөгелмә авазы

Бөгелмә егетләрен армиягә озатыр вакыт җитте

Бөгелмәнең 20 егете, 21 апрель көненә Бөгелмәнең хәрби комиссариатына чакырып, повестка алды. 15 июльгә кадәр барачак язгы чакырылыш вакытында 110нан артык якташыбыз армия сафларына озатылыр дип көтелә. Татарстан буенча бу сан 4 меңнән артып китә. ТР хәрби комиссариатының Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча бүлеге начальнигы Рафаэль Миңнетдинов һәм Бөгелмә...

Бөгелмәнең 20 егете, 21 апрель көненә Бөгелмәнең хәрби комиссариатына чакырып, повестка алды. 15 июльгә кадәр барачак язгы чакырылыш вакытында 110нан артык якташыбыз армия сафларына озатылыр дип көтелә. Татарстан буенча бу сан 4 меңнән артып китә.

ТР хәрби комиссариатының Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча бүлеге начальнигы Рафаэль Миңнетдинов һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин җитәкчелегендә узган чакырылыш комиссиясенең беренче утырышында яшь егетләрнең сәламәтлек күзәтүе узган шәхси эшләрен карадылар, аларның кайсы гаскәргә барасы килүләре белән кызыксындылар. Соколка авылы егете Рәфис Рахманкулов коры җир гаскәрләренә билгеләнгән, Казан федераль университетында укуы сәбәпле, 2015 елның июленә кадәр кичектерү хокукы бар. Ләкин Рәфис укуын магистратурада дәвам итәргә җыена икән, ягъни армияне тагын берничә елга калдырып торырга ниятли. Бу очракта уку йорты хәрби комиссариатка рәсми хат юлларга тиеш, ә хәзергә Рәфискә повестка һәм 17 апрель көнне узачак "Призывник көне"нә чакыру тапшырдылар. Бөгелмә аграр көллиятенең чыгарылыш курсы студенты Василий Григоров исә, киресенчә, бүген үк хәрби мундир кияргә риза, үзен һава-десант гаскәрләренә алуларын сорады. Ләкин комиссия әгъзалары Василийның татуировкалы кулларына карап: "Андый гаскәргә баручылар "чиста" булырга тиеш", - диделәр. Шундый ук таләпләр - Преображенск һәм Президент полкларына җибәрелүчеләр өчен дә. Машина төзүчеләр техникумы студенты Сергей Баландин - шундыйлардан, 9 майдан соң ул, укуы белән проблемалар килеп чыкмаса, Преображенск полкына китәчәк. Шул ук уку йорты студентлары Никита Тищенко белән Игорь Сидоренко Президент янында хезмәт итәргә җыеналар. Игорьның икетуган абыйсы да шул полкта хезмәт иткән, аның тәкъдиме белән Игорь үзе дә шундый теләк белдергән. В, С категорияле машина йөртү хокукы бар, Казан комиссиясен дә уңышлы узган. Кыскасы, бүген китәсең дисәләр, бүген үк җыена да китә торган кәефтә Игорь.

Ил терәге ир булыр, ди бит халык. Корычны кайнап торган ялкынлы утта чыныктырган кебек, егетләрдән хәрби хезмәт ил терәге булырлык баһадирлар тәрбияли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: