Бөгелмә авазы

Бөгелмә - Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү

15 июнь көнне шәһәребезнең тантаналар залында җирле хакимият җитәкчеләре кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашып сөйләште. Әлеге очрашуга кадәр Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән очрашуда Бөгелмә эшмәкәрләре дә катнашып, сораулар биргән иде. Анда күтәрелгән мәсьәләләргә тулы ачыклык кертү өчен Татарстан Президенты Р. Миңнехановның Бөгелмәдә дә шундый очрашу үткәрү...

15 июнь көнне шәһәребезнең тантаналар залында җирле хакимият җитәкчеләре кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашып сөйләште.

Әлеге очрашуга кадәр Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән очрашуда Бөгелмә эшмәкәрләре дә катнашып, сораулар биргән иде. Анда күтәрелгән мәсьәләләргә тулы ачыклык кертү өчен Татарстан Президенты Р. Миңнехановның Бөгелмәдә дә шундый очрашу үткәрү турында махсус күрсәтмәсе булды.

Очрашуны Татарстан Президентының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов башлап җибәрде.

- Республикада үз эшләрен ачып җибәргән кече һәм урта бизнес вәкилләренең хәлен белеп тору өчен моннан өч ел элек төзелгән әлеге төзелгән советның төп максаты - эшмәкәрләрнең законлы хокукларын яклау. Совет Татарстан Президенты инициативасы белән оештырылды һәм ул аның эшчәнлеге белән даими танышып бара. Советның эш тәртибе түбәндәгечә: берәр нинди хокукы бозылу турында эшмәкәрләрдән мөрәҗәгать керә; әлеге мөрәҗәгать советта җентекле итеп тикшерелә; чыннан да хокук бозу очраклары бар икән, аларны төзәтү чаралары күрелә. Узган 2015 елда хокуклары бозылу турында безгә бер мең ярым тапкыр мөрәҗәгать керде.

Ә бүгенге очрашуның төп максаты итеп мин бизнес вәкилләре һәм власть белән диалог урнаштыруны куяр идем. Әлбәттә, һәрвакыт моңа ирешеп булмый, әмма шуның өчен тырышырга кирәк, - дип, очрашуның асылын ачып бирде ул.

Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исә үзенең командасы белән нинди юнәлештә эш алып барулары турында сөйләде. Ахыр чиктә аларның тырышлыгы шәһәр һәм район халкы өчен бары тик уңайлыклар гына китерәчәк дип белдерде ул. Шуннан соң очрашуга килгән эшмәкәрләрнең сораулары тикшерелә башлады.

Эшмәкәрләрне иң нык борчыган мәсьәлә булып, хакимияттә әле күптән түгел генә эшли башлаган административ-техник инспекция (АТИ) эшчәнлеге торды. Узган елның ноябрь аенда АТИ бүлеген җитәкләгән Рамил Сабитов кул астында дүрт кенә кеше булса да, эшмәкәрләр "канына тозны мулдан салган" булып чыктылар. Әлеге өлкәдәге сорауларга кат-кат әйләнеп кайту нәкъ шуны күрсәтте. Бүлек вәкилләре салган штраф күләме дә (теләсә нинди хокук бозу очрагы өчен) аз түгел - 15 мең сумнан башлана икән. "Ул акчаларны баштарак төрле хәйрия чараларына тота идек, хәзер штраф түлибез, безгә нишләргә?" - дигән сорауга Тимур Нагуманов болай дип җавап бирде:

-Әйе, АТИ дигән явызлык бар, ләкин без аннан берничек тә кача да, аны бетерә дә алмыйбыз. Чыннан да, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 нчы маддәсе нигезендә, шундук штраф салу каралган. Әйе, кисәтеп тору, штрафны аннан соңга калдыру юк. Проблема бар, аны федераль, аннан республика парламентлары дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк.

Шәһәр мэры Л. Закиров исә АТИ эшчәнлегенең шәһәрне чиста һәм тышкы кыяфәте матур булуга юнәлдерелгәнлеген ассызыклады.

Бөгелмә сулыгы янында төзелгән шәхси поликлиника хуҗалары Хәкимовлар да җирле хакимиятнең үзләрен аңламаулары турында ачынып сөйләделәр. Татарстан Президенты белән очрашуда да шул сорауны күтәреп чыкканнар икән. Аларга җирле хакимият булачак поликлиниканы ике катлы урынына өч катлы итеп төзегәннәре өчен рөхсәт кәгазьләре бирми булып чыкты. Т. Нагуманов бу мәсьәлә буенча тиздән Республика Президентының карары булачак дип белдерде.

Җирле эшмәкәрләрне тагын кыш көне юллардагы һәм үзләре җаваплы территорияләрдәге карны чистарту; юридик затларны теркәү хәзер бары тик Казанда гына булуы; экология хезмәте вәкилләренең төрледән-төрле тикшерүләр белән тинтерәтүе борчый икән.

Инде озак еллар буе эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, ил-көндә танылган эшмәкәр Зинаида Антонованы хакимияттәгеләрнең юк-бар сәбәп эзләп, төрле документларны кабул итмәүләре, озаклап тикшерүләре (кибет элмә тактасын инде февраль аеннан бирле раслата алмый икән ул) чыгырыннан чыгарган. Шуңа күрә шәһәр мэры Линар Закировка кабул итүгә язылган булган, әмма анда да эләгеп булмаганын сөйләде.

Әлеге сорауга шәһәр мэры Линар Закиров: "Шәһәр һәм районда 110 меңнән артык кеше яши, шуңа күрә барлык теләүчеләрне дә кабул итә алмыйм бит инде мин", - дип җавап бирде.

"ИПЦ" җәмгыяте директоры Вячеслав Айдуганов җир мәсьәләсен күтәреп чыкты. Инде күпме вакытлар кирәкле җирне рәсмиләштерә алмыйча интегә икән ул. Т. Нагуманов бу мәсьәләне аерым караячакларын белдерде.

"Торговый комплекс" җәмгыяте вәкиле Линур Шафиковны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең катгыйлануы борчый. Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан соң, тикшерүләрнең артуы күзәтелгән.

-Әлбәттә, "Адмирал"дагы фаҗига җаны булган һәрбер кешене тетрәндерде. Мин үзем ике атна буе шуннан чыкмыйча эшләдем, андагы хәлләрне үз күзләрем белән күрдем, алар минем гомерем буена җитәрлек булды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, әлбәттә, тикшерүләр булачак, әмма план нигезендә, - дип шәрехләде Т. Нагуманов.

Тагын эшмәкәрләрне реклама такталарының урнаштырылуы; бал кортларын саклап калу максатында, басулардагы игеннәрне корткычларга каршы эшкәрткәндә алдан хәбәр бирү кирәклеге; шәһәрдәге юллар торышы, мәсәлән, Подстанция районындагы кечкенә генә Гражданская урамына асфальт салынуы, шул ук вакытта Ломоносов урамында юклыгы һәм башкалар борчый булып чыкты.

Очрашу соңында Тимур Нагуманов әлеге очрашуның тиз арада әзерләнүен һәм үткәрелүен белдерде. Сораулары булган эшмәкәрләргә үзенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендәге телефон номерын бирде. Хөрмәтле эшмәкәрләр, 8(843) 203-29-08 телефонына шылтыратып, үзегезне борчыган сорауларны бирә аласыз.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: