Бөгелмә авазы

Безгә җавап бирәләр

"Башка кабатланмас..." Газетаның 23 октябрь санында /№ 80 (4176)/ Руслан Җәләевнең "Капиталь ремонт - мәчеләр өчен?.." дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Анда шәһәребезнең Нефтьчеләр урамындагы 75 нче йортның бер подъездында булган галәмәт хәлләр турында бәян ителде. Быел капиталь ремонт ясалган йортның 1 нче подъездында "мәче фермасы" оештырылуы турында иде сүз....

"Башка кабатланмас..."

Газетаның 23 октябрь санында /№ 80 (4176)/ Руслан Җәләевнең "Капиталь ремонт - мәчеләр өчен?.." дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Анда шәһәребезнең Нефтьчеләр урамындагы 75 нче йортның бер подъездында булган галәмәт хәлләр турында бәян ителде. Быел капиталь ремонт ясалган йортның 1 нче подъездында "мәче фермасы" оештырылуы турында иде сүз. 28 ноябрь көнне әлеге мәкаләгә рәсми җавап килеп иреште. Анда болай диелгән:
"Җәмәгать урыннарында /подъезд исә шундыйлар рәтенә керә. Ред./ антисанитария шартларын булдырмау максатыннан, "УК "Уют-4" ҖЧҖ идарәче компаниясе вәкиле тарафыннан, участок полициясе хезмәткәре белән берлектә, Нефтьчеләр урамындагы 75 нче йортның 1 нче подъезды тикшерелде. Йорт өлкәне /старшая по дому/ Е.В. Сажинаның, кызгану хисеннән, урамда хуҗасыз калган песиләрне подъездга кертүе һәм аларны ашатуы ачыкланды. Евгения Васильевна әлеге гамәле белән подъезддагы башка күршеләренә уңайсызлыклар тудыруын таныды һәм киләчәктә мондый эшнең кабатланмасына ышандырды.
М.В. КОНКОВ,
Бөгелмә муниципаль районы
торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы".

Реклама

Хуш, мондый кыңгыр гамәлләр башка кабатланмас дип ышанып калабыз. Бигрәк тә йортта өлкән итеп сайланган кешенең шундый эш белән шөгыльләнүе, башкаларны санга сукмавы гына аптырата. Аннан соң подъездны кем тәртипкә китерер, һавасын кем сафландырыр, пычрак идәннәрен кем юар икән? Мәчеләрнең нәҗесеннән тиз генә котылам димә ул... "Кем пычраткан шул юсын!" - диярсез. Әлбәттә, мантыйкка сыешлы җавап, әмма хатта бу турыда бернәрсә дә әйтелмәгән шул...

Бөгелмәләргә бер мунча белән канәгатьләнергә кала

Газетаның 8 ноябрь санында "Бөгелмә мунчасыз калган" дигән баш астында реплика басылып чыккан иде.
Бөгелмә шәһәрендә халыкның сәламәтлеге өчен үтә дә файдалы, чисталык нигезе булган мунчаның юклыгы күпләрне борчый икән. Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетыннан бу язмага рәсми җавап килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә:
"Бөгелмә шәһәре территориясендә халыкка ике мунча хуҗалыгы социаль хезмәтләр күрсәтә: Радищев урамындагы җаваплылыгы чикләнгән "Банно-бытовой центр" (иртәнге 8.30дан 22 сәгатькә кадәр; сишәмбе, пәнҗешәмбе шимбә көннәрендә - ирләр, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә - хатын-кызлар өчен; дүшәмбе мунча ял итә) һәм Герцен урамындагы "Здоровье" җәмгыятьләре.
Бүгенге көндә "Здоровье" ҖЧҖ, капиталь ремонт таләп ителү сәбәпле, вакытлыча эшчәнлеген туктатты. Бина, күптәннән эксплуатацияләнү аркасында, мораль һәм физик яктан бик искергән. Мунчаны реконструкцияләүне финанслау мәсьәләсе хәл ителә.
М. КАШАПОВ,
Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: