Бөгелмә авазы

Берьюлы – ике куян!

"Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе "Языл да бүләк ал!" ("Подпишись и получи подарок!") дигән баш астында реклама акциясе уздыра.

Реклама

Бу чарада Россиядә яшәүче балигъ булган һәр гражданин катнаша ала. Акциядә катнашу өчен агымдагы елның 20 ноябренә кадәр түбәндәге шартларны үтәү сорала:
1. Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы почта бүлегендә теләсә нинди басмага ярты еллык подписка рәсмиләштерергә.
2. Подписка абонементында ул басма ки-тереләчәк урынның индексын һәм касса-контроль техникасы штампында документның номерын табарга.
3. Әлеге мәгълүматларны 2420 номерына SMS-хәбәр итеп җибәрергә һәм приз оту мөмкинлегенә ия булырга. Отыш турында җавап шулай ук SMS-хәбәр булып киләчәк.
Призлар: һәр 150 нче катнашучының кесә телефонына - 75 сум акча, ә 300 нче катнашучыга - электрон китап.
Телефонга акча отышка ия булганнан соң 24 сәгать эчендә күчерелә, электрон китап алу өчен хәбәр килгәннән соң 10 көн эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Акциягә кагылышлы сорауларыгыз туа калса, 8-800-2005-888 (Мәскәү), яисә 8-843-2211-837 (Казан) номерлары аша белешмәләр хезмәтенә шылтырата аласыз. Тагын да тулырак мәгълүматны акция өчен махсус булдырылган сайтта белешергә мөмкин: http://russianpost-promo.ru/.
Җиңүчеләрнең исемлеге дә шунда күрсәтеләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: