Бөгелмә авазы

“Бердәм диктант” нәтиҗәләре

Татарстанда 23 апрель көнне беренче тапкыр "Бердәм диктант" акциясе узды. Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан үткәрелгән әлеге чара татар теленнән белемнәрне тикшерүгә багышланды. Ниһаять, әлеге акциянең нәтиҗәләре дә билгеле булды. "Бердәм диктант" Казанның төрле вузларында гына түгел, республикадагы медицина көллиятләрендә дә уздырылды. Бу чара барлыгы 15 мәйданчыкны колачлады, бездә Бөгелмә...

 

Татарстанда 23 апрель көнне беренче тапкыр "Бердәм диктант" акциясе узды. Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан үткәрелгән әлеге чара татар теленнән белемнәрне тикшерүгә багышланды. Ниһаять, әлеге акциянең нәтиҗәләре дә билгеле булды.

"Бердәм диктант" Казанның төрле вузларында гына түгел, республикадагы медицина көллиятләрендә дә уздырылды. Бу чара барлыгы 15 мәйданчыкны колачлады, бездә Бөгелмә медицина училищесында узды.
Республикада "Бердәм диктант"ны 900дән артык кеше язган. Татарча диктант язучылар арасында студентлар һәм мәктәп укучыларыннан тыш, табиб, укытучы, китапханәче, пенсионерлар, балалары белән бергә килгән әти-әниләр дә булган.

Диктант язучыларның 95е - "5"лелек, 276сы - "4" лелек язган. Уннан артык хата җибәрүчеләргә "2"ле куелган.

Бөгелмә медицина училищесында "Бердәм диктант"ны 14 кеше язган. Шуларның икесе - "3"ле, тагын икесе - "4"ле, бер "бик яхшы" билгесе алучы бар. Кызганыч, калган диктант язучылар биремне үти алмаган.

"Бердәм диктант"ны "5"легә язган Гөлназ Ишмиева 19 май көнне Казан шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашачак. Якташыбызны әлеге уңышы белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә туган телебезгә булган мәхәббәте сүнмәс, яңа уңышларга ирешүдә ышанычлы юлдаш булыр дип ышанып калабыз.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: