Бөгелмә авазы

Бер очрашу – үзе бер гомер

Март аеның 23се көнендә шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе янында алма төшәр урын да юк иде. Мондый җанлылык нәрсәдән ул дисәгез, уку йорты үзенең яңача эшчәнлеген башлауга 20 ел тулуга багышлаган тантана чаралары уздырды. Әйе, нәкъ менә яңача эшли башлавына, ягъни 1992 елда татар гимназия-мәктәбе итеп үзгәртелеп...

Реклама

Әлбәттә, тарих өчен әлеге вакыт бер мизгел генә. Әмма кеше гомере күзлегеннән караганда, 20 ел шактый булып тоела һәм, чыннан да, шушы вакыт аралыгында күпме вакыйгалар булган да, күпме сулар аккан. Милләтебез рухи күтәрелеш кичергән елларда, җөмһүриятебез яңа шартларда, үз сүзен кистереп әйтә ала, илебез һәм дөньяда ныклап торып таныла башлаган бер чорда ачыла гимназиябез. Әйе, татар халкы күп гасырлык "йокысыннан уяна" башлаган бер мәлдә аның шифалы җилләре Бөгелмәгә дә үтеп керә. Нәкъ менә шушы "уяну" нәтиҗәләре булып мәгариф системасында мәктәпкәчә, төп һәм гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә, югары уку йортларында үз ана телебездә белем бирү мөмкинлеген тудыру мәсьәләләре күтәрелә. Җәмәгатьчелек таләбе хакимият тарафыннан да хуплап кабул ителә, шулар нәтиҗәсендә, милли мәгариф яңа сулыш ала: балалар бакчалары, анда махсус татар төркемнәре, мәктәпләр-гимназияләр, лицейлар, урта-һөнәри укыту учаклары, югары уку йортларында ана телендә белем бирә торган төркемнәр җанланып китә, тулы канлы тормыш белән яши башлый. Менә шундый тормышыбызда болгавыр вакыйгалар, күңелләрдә рухи инкыйлаб шартларында ачыла татар гимназиясе.

Шушы 20 ел эчендә татар гимназия-мәктәбе үткәнендә булган вакыйгаларны барлады, ә бу бик мөһим мәсьәлә. Ник дигәндә, бары тик үткәнебезне, милли тарихыбызны ныклап белгәндә генә алга, киләчәккә ныклы адымнар белән атларга мөмкин икәнлеге бәхәссез. Ул күзлектән караганда да, очрашуга килгәннәр бәхетле иделәр.
1992 елның 1 сентябрендә ачылган милли уку йортында беренче көннәрдән үк бердәм укытучылар коллективы оеша. Аларны педагогика өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган Дамир Сәгыйть улы Галимов җитәкли. Бүгенге көндә Дамир ага җәмәгате, гимназиядә биология һәм химия фәннәрен укыткан Энисса Нәҗип кызы белән мәркәзебез Казанда гомер кичерәләр. Очрашуга килеп, хатирәләре белән уртаклаштылар, үзләре дә уңай тәэсирләр алып киттеләр ул көнне. Хәер, гимназиянең 20 еллыгына килүчеләр барысы да шатлык хисләре кичерделәр, инде берничә ел күрешмәгән сыйныфташлар очрашты, укыткан остазлары белән кабат күрешеп шатланды...
Гимназия укытучылар һәм укучылар коллективы бик матур концерт программасы күрсәттеләр (рәсемдә). Очрашуга килгәннәрне гимназиянең бүгенге директоры Фәнис Камил улы Гайнуллин тәбрикләде. Бер-бер артлы сәхнәгә хакимият вәкилләре, милли хәрәкәт җитәкчеләре, мәктәптә эшләп киткән укытучылар, хезмәткәрләр күтәрелде, барысы да ихластан үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Укытучы эшчәнлегенә иң зур бәя, әлбәттә, аның шәкертлә-ренең уңышы. Гимназияне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә тормышта үз урыннарын тапкан укучыларның сәхнә уртасына менеп, төпле белем, нигезле тәрбия биргәннәре өчен остазларына рәхмәт әйтүләре бәйрәмнең иң югары ноктасы булды. Укытучы үз хезмәте өчен моннан да югарырак бәя алалмый, минемчә!
Бүгенге көндә горурланып Һади Атласи исемен йөрткән 14 нче татар гимназиясендә тантана менә шулай узды. Инде 25 еллык юбилейга да күп калмады. Анысында да хәерле очрашулар насыйп булыр дип өметләнәбез.
Руслан ҖӘЛӘЕВ,
1997 - 2007 елларда 14 нче татар гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Эльвира Мингалимова фотосы.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: