Бөгелмә авазы

Белем – көч, куркынычсызлык – тормыш

Җәмгыять үсешенең бүгенге заман этабында шәхси куркынычсызлык, террорчылык, төрле катастрофаларда килеп туган критик ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту беренчел проблема булып тора. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга кирәк.

4 октябрь - Гражданлык оборонасы көне. Шушы уңайдан предприятие-оешмаларда, уку йортларында 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр укыту-методик үзәгенең Бөгелмә филиалы укытучы-педагоглары катнашында куркынычсызлык мәсьәләләренә кагылышлы чаралар булып узды.
Укучылар зур канәгатьлек белән бик теләп янгын сүндерү часте һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр укыту-методик үзәге филиалы биналарын карап йөрделәр. Биредә аларга янгын сүндерү техникасын күрсәттеләр, гадәттән тыш хәлләр туган очракта куркынычсызлык кагыйдәләре нигезләре турында сөйләделәр. Укучыларга шулай ук янгын чыккан очракта, табигать бәла-казалары, техноген катастрофалар, терактлар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында видеоролик тәкъдим ителде.
Оешмаларда һәм мәктәпләрдә шулай ук хәбәр итү, балаларны һәм персоналны зыян күргән биналардан чыгару буенча күнегүләр уздырылды.
Быел Гражданлык оборонасы көнендә Бөтенроссия күнегүләре уздыру планлаштырыла. Анда "Внимание Всем!" сигналы буенча гражданлык оборонасы күнегүләре һәм башка чаралар уздырылачак.
3 октябрь көнне Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр укыту-методик үзәге филиалында Ачык ишекләр көне үткәреләчәк. Укытучылар чарада катнашучыларга гражданнар оборонасының оешу тарихы, видеофильм ярдәмендә гадәттән тыш хәлләр булганда беренчел чаралар турында сөйләячәк.
Ю.В. ЧУРИНА,
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр укыту-методик үзәгенең Бөгелмә филиалы укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: