Бөгелмә авазы

Автобус казасында тагын 18 кеше һәлак булган

Бавариядә автобус казасында 18 кеше һәлак булган. Полиция хәбәренчә, алар янганда автобус эчендә калган. Корбаннарның төгәл саны җәсәдләрне тану уздырганнан соң билгеле булачак, диелә. Каза нәтиҗәсендә шулай ук 30 кеше яраланган, аларның кайберләре авыр хәлдә. Каза 3 июльдә Мюнхберг янында җирле вакыт белән иртәнге сәгать җидедә була. Автобус йөк машинасына...

Бавариядә автобус казасында 18 кеше һәлак булган. Полиция хәбәренчә, алар янганда автобус эчендә калган. Корбаннарның төгәл саны җәсәдләрне тану уздырганнан соң билгеле булачак, диелә.

Каза нәтиҗәсендә шулай ук 30 кеше яраланган, аларның кайберләре авыр хәлдә.

Каза 3 июльдә Мюнхберг янында җирле вакыт белән иртәнге сәгать җидедә була. Автобус йөк машинасына бәрелә һәм яна башлый. Бәрелешнең сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

"Азатлык радиосы"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: