Бөгелмә авазы

Театр кайдан башлана? Сценография

Театр яралгы хәлендә булганда «артистлар» табигать кочагында уйнаганда сәхнәне бизәп тору кирәк булмаган. Ул чакта әле аның сәхнәсе дә булмаган. Бара-тора сәхнә һәм анда уен өчен кирәк булган декорация, әлбәттә, махсус рәссам ясаган макет буенча эшләнгән. Әле без авылда театр уйнап йөргәндә дә пьесада сәхнә бизәлешен автор язганга туры китеребрәк...

Профессиональ театр барлыкка килгәч, билгеле инде, сәхнә бизәлешен профессиональ рәссамнар ясый башлады. Рәсем сәнгатендә, әйткәнемчә, сценография дигән аерым жанр барлыкка килде.

Сценография драма әсәренең эчтәлеген-фикерен ачуда артистларга, режиссерларга ярдәм итүче компонент була башлады. Заман үткән саен сценография дә үзгәрешләр кичереп, анда да һәртөрле «изм»нар чагылыш тапты. Элегрәк реалистик алымнар хөкем сөрсә, бүген күбрәк шартлылык идарә итә. Хәтерлим әле, моннан 35-40 еллар элек Г.Камал театрында «Зәңгәр шәл» спектакленең урман сәхнәсендә «чын урман» ясалган иде. Авылдан туганнарым килеп, шул спектакльне карагач: «Әллә сәхнә артындагы стенаны алып торып, бакчадагы үсеп утырган агачларны күрсәтәләрме?» - дип гаҗәпләнеп сораганнар иде.

Бүген исә сәхнә бизәлешен һәртөрле заманча технологияләр ярдәмендә башкара башладылар. Мәсәлән, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының «Шагыйрь мәхәббәте» операсын бер танышым карап шаккаткан. Чыннан да сәхнәдә күренешләр алышынган саен, декорация дә бик тиз алышына. Бу эшне компьютерга көйләнгән махсус техник чаралар эшли. Әлегә бу яңалык республикада бер театрда гына. Киләчәктә ул башка театрларда да күренер дигән өмет бар. Ул чакта драматургларга пьесаларын күп күренешле итеп язарга мөмкин булачак. Сәхнә күренешен алыштыруга озак вакыт кирәк булмаячак. Әлбәттә инде бу очракта рәссамнардан да зур осталык таләп ителәчәк. Әлегә театрларыбызда традицион сәхнә бизәлеше патшалык итә. Бу уңайдан театр сәнгатенә хезмәт иткән, үзем белгән оста рәссамнарны атап китәсем килә. Г.Камал театрында озак еллар баш рәссамнар булып эшләгән Мәэмүн Сутюшев белән Әнәс Тумашев хөрмәткә лаек осталар иде. Бүген бу катлаулы эшне Сергей Скоморохов башкара. Башкорт һәм татар театрларының күп спектакльләрен бизәгән Таң Еникеев театр сәнгате дөньясында хөрмәтле шәхес. Әйе, сценография камилләшә, ләкин театрларыбызның сәхнәләре генә заман таләпләренә җавап бирә алмый. Мәсәлән, Түбән Кама, Чаллы театрларына әллә ниткән электроника да ярдәм итә алмаячак. Инновация дип көне-төне сөйләнгән чакта бу театр сәхнәләре әле бик озак әби патша заманын хәтерләтер кебек. Югыйсә, һәр тәрәккыять мәдәнияттән башланырга тиеш.

«Сәхнә», 2011, №6 (июнь)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: