Бөгелмә авазы

Балтырган азган

Латвиядә балтырганга каршы игълан ителгән 6 еллык көрәш программасы төгәлләнде. Аның нәтиҗәсе әлеге куркыныч үсемлекнең таралу картасын булдыру белән чикләнде. Азгын балтырганның киң мәйданнарга таралуына чик кую буенча алып барган эш тиешле нәтиҗәне бирмәде. Программа нигезендә, 2012 елга балтырган таралган мәйдан 2 мең гектардан да артмаска тиеш иде. Ә чынлыкта...

Марат ГАБДЕЛХАКОВ,
фитосанитар күзәтчелек бүлеге
дәүләт инспекторы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Балтырган проблемасы, бигрәк тә аның "Сосновский" дигән төре Россия, шул исәптән Татарстан өчен дә шактый актуаль. Тәнне көчле "пешерә" торган бу үсемлек авыл хуҗалыгы җирләрендә генә түгел, авыл-шәһәр территорияләрендә дә шактый таралган һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булып санала.

"Россельхознадзор"ның ТР идарәсе күмәк мәгълүмат чаралары аша бу проблема турында берничә ел чаң суга инде. Идарә белгечләре радио, телевидение аша чыгышлар ясыйлар, кешеләр, бигрәк тә балалар сәламәтлеге өчен куркыныч булуын искәртеп, төрле киңәшмәләрдә белгечләрне кисәтәләр. Аның республикада таралуына чик кую өчен кулдан килгәннең барын да эшләү сорала. Моның өчен башта үсә торган урыннарын ачыкларга, аларны юк итү чараларын күрергә кирәк.

Балтырганны юк итүнең иң нәтиҗәле юлларыннан берсе - гади механик алым: аны чабып ташлау, явымлы көннәрдә төбе-тамыры белән казып алып юк итү. Бу эшне ул чәчәк атып, җитлегеп, орлыкларын коя башлаганчы, иртә язда эшләү хәерле. Шулай ук утау, сөреп ташлау, тырмалау кебек агротехник алымнар кулланырга була. Гербицидлар кулланыла икән, аларның концентрациясе ике, хәтта өч тапкырга көчлерәк булырга тиеш. 15-20 көн ара белән, аны, кимендә, ике тапкыр сиптерергә кирәк. Бу эшләрнең барысын да иртә срокларда, үсемлекнең биеклеге ярты метрдан артмаган чакта башкару мөһим.

Балтырганга каршы көрәш алып барганда саклану чаралары күрү мәҗбүри. Чишенеп, яисә тәннең ачык урыннарын калдырып, ярымчишенеп эшләргә ярамый. Иң яхшысы, су үткәрми торган кием киеп эшләү, чөнки балтырган согы гади киемгә сеңеп, тәнгә буяла, ә ул урын кояш нурында пешкән җир кебек чабырып чыга. Балтырган согы тәнегезгә эләккән икән, тиз арада аны агып торган су астында кер сабыны белән юып төшерергә кирәк. Шуннан соң зарарланган урыннарны составында спирт булган сыеклык (одеколон, аракы һ.б.) белән юып куялар. Игътибар итегез - сөртеп кую түгел, ә юу мотлак! Тән чабырып чыга икән, ул урынны бәйләп куймыйлар, ә пешкән җирне дәвалаган кебек дәвалыйлар. Сак булыгыз!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: