Бөгелмә авазы

Балта сораганга – шөшле

Газетаның 17 октябрь санында чыккан "Бөгелмә көрәшчеләре кайда?" мәкаләсенә /авторы - Руслан Җәләев/ рәсми җавап килде. БМР башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Гарифуллин түбәндәгеләрне яза: "Карабаш бистәсендә "Милли көрәш" түгәрәге "Нефтьче" спорт комплексы ачылган көннән бирле эшли. Бүгенге көндә анда 25 кеше ике төркемдә шөгыльләнә....

Газетаның 17 октябрь санында чыккан "Бөгелмә көрәшчеләре кайда?" мәкаләсенә /авторы - Руслан Җәләев/ рәсми җавап килде. БМР башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Гарифуллин түбәндәгеләрне яза:
"Карабаш бистәсендә "Милли көрәш" түгәрәге "Нефтьче" спорт комплексы ачылган көннән бирле эшли. Бүгенге көндә анда 25 кеше ике төркемдә шөгыльләнә. 1 нче төркемгә - 8-12 яшьлек балалар, 2 нче төркемгә 25 яшьтән өлкәнрәкләр йөри. Секция эшенә А.Гәрәев һәм С.Камилов җитәкчелек итә. 1994-1995 елда туган балалар секциягә йөрми.

Бөгелмәдәге "Факел" спорт комплексында грек-рим көрәшенә йөрүче балалар һәрдаим милли көрәш һәм билбау көрәше ярышларында катнашалар.
4-6 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәрендә ТР Кубогына грек-рим көрәше буенча яшүсмерләр һәм зурлар арасында ярышлар узды. "Факел"да шөгыльләнүчеләр әлеге ярышларда катнаштылар. Шуңа күрә 4-6 октябрь көнне Алабуга шәһәрендә Татарстан беренчелегенә узган татар-башкорт спорт көрәше турнирында 1994-1995 елда туган яшүсмерләр командасын җибәрү мөмкин булмады".

Редакциядән. Безнең халыкта "Пәри башка, җен башка" дигән әйтем бар. Әлеге җавапны укыгач та хәтергә шул әйтем килә. Мәкаләдә үзебезнең татар көрәше турында сүз бара, ләбаса, ә җавапта безне грек-рим көрәше белән "бәхиллиләр". Беләбез бит инде, даими язып, яктыртып торабыз: грек-рим көрәше дә, дзюдо да шәһәребездә бүген үсештә. Төрледән-төрле турнирларда чыгыш ясыйлар, җиңүләр яулыйлар, афәрин аларга! Тик менә үзебезнең респуб-ликада - Татарстаныбызда яшәп, нишләп әле милли спорт төрләрен үстермәскә тиеш соң без?!

Реклама

Җаваптан күренгәнчә, милли көрәш мәктәбе бары тик Карабашта гына эшли икән. Анда да күз буяр өчен генә микән? Шулайдыр, чөнки 1994-1995 елгы егетләрнең булмавы, аларның ярышларга бармавы, катнашмавы шундый нәтиҗәгә этәрә. Ә бар бит әлеге бистәдән чыккан көрәшче егетләребез! Елның-елында Сабан туенда Бөгелмә егетләренә көчле көндәшлек тудыра алар. Гаҗәп, көрәш секциясендә нәкъ менә яшүсмерләрнең булмавы гаҗәп! Алар бит менә киләчәктә Бөгелмә Сабан туеның баш батыры өчен дәгъва белдерергә тиешләр иде дә, ә аның өчен бүген ныклап торып шөгыльләнергә кирәклеге көн кебек ачык. Аннан соң Карабаш бистәсе башлыгы А.Михайловның да заманында милли көрәш белән шөгыльләнүен истән чыгармаска кирәктер. Бәлки, шул көрәшүе аркасында җирле башлык булып сайлана да алгандыр. Ник дигәндә, халкыбыз бик ярата шул милли көрәшебезне! Шуңа күрә әлеге җитәкче тарафыннан да Карабаш көрәш секциясе һәрдаим ярдәм тоярга тиеш кебек тә бит... Юктыр шул, көрәшчеләребезнең ярышларда катнашмавы моның киресен күрсәтә.

Шунысы куанычлы, шәһәребездә төрледән-төрле спорт комплекслары ачылып, аларда күп кенә секцияләр гөрләп эшли. Әмма җаваптан күренгәнчә, аларда татар-башкорт спорт көрәшенә генә урын юк. Грек-рим, дзюдо көрәшендә шөгыльләнүчеләр белән милли көрәш турнирларында отып була дип уйлыймы икән соң яшь җитәкче? Бу бит абсурд! Шуңа күрә килгән җавапны без "балта сораганга шөшле тоттыру" дип кабул иттек.

Әлбәттә, милли көрәшебезне үстерү өчен, беренче чиратта, квалификацияле тренерлар кирәк. Менә эшнең башы кайда булырга тиеш. Бары тик үз эшенә фанатикларча бирелгәннәр, белгәннәр, татар көрәшен яратканнар гына башкарып чыга ала мондый эшне, ә аларны эзләп табу нәкъ менә сезнең эш инде Р.Гарифуллин әфәнде. Алайса "отпискалар" язып азапланасыз монда...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: