Бөгелмә авазы

Баланың температурасы күтәрелсә, нишләргә?

Бала чирләп киткәндә ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү - организмның саклану реакциясе бит ул. Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасыйл була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә...

Бала чирләп киткәндә ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү - организмның саклану реакциясе бит ул.
Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасыйл була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә "команда бирә". Температура күтәрелгәндә өшеп калтыраулар нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк.
Температураның файдасы да юк түгел. Ул, бер яктан, авыру билгесе булса, икенче яктан, авыру чыганагына каршы көрәш ысулы: тән температурасы 37 градустан артканда күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер саклагыч матдәләр, әйтик, интерферон, температура 38 градустан югарырак күтәрелгәндә генә бүленә башлый.
Күп очракта балалар тән температурасы күтәрелүне зурларга караганда җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә температурасы 39 градустан артмаганда аларга температураны төшерүче препаратларны бирмәскә дә була. Баланың температурасын даруларсыз: тәнне аш серкәле җылымса суда чылатылган бияләй яисә сөлге белән ышкып төшерергә дә мөмкин.
2 - 3 айлык сабыйлар температура күтәрелүне авыр кичерә, шуңа күрә табиблар температуралары 38 градуска җиткәндә үк аларга дарулар бирергә киңәш итә.
Нәниләргә җылылык күбрәк кирәк, шуңа күрә аларда мускуллар калтыравы бик еш кына көзән җыеру китереп чыгара. 3 яшькә кадәрге балага, әгәр аны бер генә тапкыр көзән җыерса да, тән температурасы 38 градус һәм аннан да югарырак булганда температура төшерә торган дару бирү зарур.
Балаларга горчичниклар, банка, кыздыра торган төрле пластырьлар куеп дәваларга кирәкми, чөнки горчичник бик нык яндыра, сабыйлар аңа озак түзә алмый. Шуның белән бергә, ул аллергия реакциясе тудыручы матдәләр дә бүлеп чыгара. Ә инде банкага килсәк, балада тәне авыртуга уттан курку хисе дә өстәлергә мөмкин. Боларның һәммәсен дә суы 39 градуслар чамасындагы ванна алмаштыра ала. Мондый процедура, горчичниклар кебек үк, тән тиресендәге кан тамырларын киңәйтә. Ләкин ваннаны тән температурасы нормаль яисә аз гына күтәренке булганда гына ясарга кирәк.
Авыруның бөтен очрагы өчен дә бердәй кагыйдәләр юк: барысы да баланың үз-үзен ничек хис итүенә бәйле. Температурасы югары булганда, сабыйны, әлбәттә, яткырырга кирәк, һәм ул үзе дә шуны ук теләячәк. Температурасы бераз төшкәч һәм кәефе яхшыра башлагач, йөри башларга да рөхсәт итәргә була.
Чирләгәндә баланы кат-кат киендерергә, бүлмәне артык җылытырга ярамый. Бүлмәне еш җилләтергә кирәк: саф һава сулышны җиңеләйтә, томауны йомшарта. Бүлмәдә җылылык 18-19 градус, йоклаганда исә бераз кимрәк булырга тиеш.
Туклануны нык үзгәртергә кирәкми. Баланың аппетиты булмаса, яраткан ризыгын, тәмлерәк берәр нинди ашамлык тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма аны һич тә көчләп ашатырга ярамый: хәле җиңеләйгәч, ул үзе үк теләп ашый башлаячак.
Балага күбрәк сыекча эчерергә кирәк, чөнки авырганда, тирләп, күп микъдарда су бүленеп чыга. Яшелчә төнәтмәләре, морс, лимон, кура җиләге кайнатмасы белән чәй, җиләк-җимеш сыгынтылары бик файдалы.
Ә менә, салкын тигәндә С витаминын күпләп куллануның шифасы зур, дигән фикер галимнрәр тарафыннан расланмаган. Витаминнарны күп микъдарда куллану аларның организмнан тизрәк чыгуына китерә. Шуңа күрә аллы-гөлле дару төймәләрен күпләп кулланмый башлагач, гадәти рациондагылары инде җитмәскә дә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: