Бөгелмә авазы

Балалар иминлеге хакына

Юлларда балалар иминлеге дип аталган Россиякүләм ункөнлек төгәлләнде.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА.

19 сентябрьдән 28енә кадәр шәһәрдә һәм районда социаль әһәмияткә ия булган төрледән-төрле чаралар оештырылды: "Ялтыра!" акциясе кысаларында, мәсәлән, барлык 5-6 нчы сыйныф укучыларына ерактан ук ялтырап күренә торган беләзекләр таратылды; "Балаларга - автокресло" чарасына балалар поликлиникасы хезмәткәрләре дә кушылды - әти-әниләргә җайланманың өстенлекләре турында искәртү язулары өләштеләр. Болар һәм мәктәп балалары арасында инде традицион төстә оештырыла торган викториналар, ярышлар, асфальтка рәсем ясаулар, спорт эстафеталары - һәммәсе дә бер максатка - балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүенә һәм юлларда алар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Проблеманың актуальлеген истә тотып, шәһәр һәм районыбызның яшь инспекторлары "Мы за безопасность!" дигән чара да уздырдылар. Алдан билгеләнгән бер сәгатьтә барысы да үз мәктәпләре тирәсендәге урамнарга чыгып, юл хәрәкәтендә катнашучы барлык кешеләргә, балалар катнашындагы һәлакәтләрне киметү проблемасына
киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен махсус әзерләнгән искәрмәләр тараттылар. 3 нче урта мәктәптән Т.М.Белова җитәкчелегендәге укучыларны (рәсемдә) хәтта коеп ява башлаган яңгыр да куркытмады, алар үз өсләренә алган йөкләмәне намус белән үтәп чыктылар. Бу көнне барлыгы 2,5 меңнән артык искәрмә-язу өләшенде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: