Бөгелмә авазы

Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак....

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар - халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Без уйныйбыз, уйныйбыз, Якты көннән туймыйбыз. Кулны-кулга...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар - халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга чаба-чаба,

Көләбез дә җырлыйбыз.

Татар халык уеннары һәм җырлары турында белемнәрен баету өчен 37 нче "Чишмәкәй" балалар бакчасында зурлар һәм уртанчылар төркемендә "Урманга сәяхәт" дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Балалар, күңелле татар көйләрен тыңлап, әкият герое - Шүрәле белән урманга сәяхәткә чыгып киттеләр. Матур урман аланына килеп, балалар "Күрсәт әле, үскәнем " дигән татар халык уенын уйнадылар. Шүрәле зур капчык күтәреп килгән иде һәм балаларга төрле-төрле уеннар тәкъдим итте. Балалар бик теләп "Атлар чабышы", "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Капчык киеп йөгерү" дигән уеннарда катнаштылар. Алар җитез, өлгер булдылар, бер-берсе белән ярыштылар. Бергәләп "Тимербай" , "Түбәтәй" татар халык уеннарын уйнадылар. Татар халык көенә матур төрле хәрәкәтләр ясадылар, биеп тә күрсәттеләр. Бу уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, игьтибарлы, дус булырга тырыштылар. Барсының да кәефләре яхшы, күңелләре күтәренке иде, чараның аларга ошавы ачык күренде. Сәяхәт ахырында Шүрәле балаларга тәмле-тәмле алмалар бүләк итте. Балалар, рәхмәтләрен әйтеп, саубулашып киттеләр. Эх, бергә-бергә уйнавы бигрәк күңелле, бигрәк кызык!

Ю. Идрисова, Р. Сәлимова, 37 нче "Чишмәкәй" балалар бакчасының татар төркеменең тәрбиячеләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: