Бөгелмә авазы

Бала чактан газиз ул миңа...

Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган традицион бәйрәм чарасы булып узды. Анда Бөгелмә районынңа яшәүче һәм үз туган телләрен саклау өстендә армый-талмый эшләүче төрле милләт вәкилләре, Техника йортының иҗат коллективлары, мәктәп укучылары, бакча балалары катнашты. Чара барышында Халыкара туган тел көненең билгеләп үтелә башлау тарихы турында мәгълүмат...

Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган традицион бәйрәм чарасы булып узды. Анда Бөгелмә районынңа яшәүче һәм үз туган телләрен саклау өстендә армый-талмый эшләүче төрле милләт вәкилләре, Техника йортының иҗат коллективлары, мәктәп укучылары, бакча балалары катнашты.

Чара барышында Халыкара туган тел көненең билгеләп үтелә башлау тарихы турында мәгълүмат җиткерелде, Идел буенда яшәүче төрле милләтләрнең үз туган телләрен саклау проблемалары тикшерелде.

Үз милли үзенчәлекләре белән таныштырган "Валдо лей" мордва балалар ансамбле, "Прялица" рус халык фольклор коллективы чыгышларын барысы да зур кызыксыну белән карадылар. "Дюймовочка" балалар бакчасында һәм "Торнакай" прогимназиясендә тәрбияләнүче яшь талантлар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, дөнья халыкларының биюләрен башкардылар. Аннары балалар "Тәрҗемәчеләр" бәйгесендә катнаштылар, туган телендә табышмак я әйтемнәрне кемнең күбрәк белүен ачыкладылар. Зирәкләргә һәм активларга татлы призлар тапшырылды.

Шушы ук чара барышында шигъри тукталышлар да игълан ителде. Ул вакытта әрмән, татар, украин, үзбәк, рус телләрендә шигырьләр яңгырады.

Бу чарада катнашучыларны таныштырыр өчен Идел буенда яшәүче милләт халыкларының китапханә фондында булган төрле китап-басмаларыннан "О язык родной, певучий! Иң татлы тел - туган тел" дигән темага махсус күргәзмә әзерләнгән иде.

Лилия РЕЗАТДИНОВА,
китапханә мөдире.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: