Бөгелмә авазы

Бакалавр дипломы алачаклар

24, 25 һәм 31 октябрьдә Казан милли тикшеренү-технология университетының Бөгелмә филиалында Ачык ишекләр көне үтте. Уку йортына 144 кеше килеп, моннан тыш мөгаллимнәр 5 нче мәктәптә өлкән сыйныфлар өчен һөнәр сайлау көнен оештырдылар. Шәһәр ярминкәсендә катнашу көзге профориентация эшенең соңгы аккорды булды. Муниципаль район башлыгы Л. Закиров, мәгариф өлкәсендәге 19...

24, 25 һәм 31 октябрьдә Казан милли тикшеренү-технология университетының Бөгелмә филиалында Ачык ишекләр көне үтте. Уку йортына 144 кеше килеп, моннан тыш мөгаллимнәр 5 нче мәктәптә өлкән сыйныфлар өчен һөнәр сайлау көнен оештырдылар. Шәһәр ярминкәсендә катнашу көзге профориентация эшенең соңгы аккорды булды.
Муниципаль район башлыгы Л. Закиров, мәгариф өлкәсендәге 19 еллык эшчәнлекне лаеклы бәяләп, күргәзмәне карады, "Технологик машиналар һәм җиһазлар" юнәлешенә аерым дикъкать бирде. Әлеге юнәлешнең көндезге бүлегендә укучы студентлар быелгы уку елында тәүге тапкыр бакалавр исемен алачаклар һәм көньяк-көнчыгыш нефть сәнәгате предприятиеләренә чакырыла-чаклар. Шулай ук бакалавр дәрәҗәсе "Менеджмент" юнәлешенең көндезге бүлеге студентларына биреләчәк.
Шәһәребез мэры институтның яңа корпусларын күрергә теләк белдерде. Күргәз-мә әсбапларыннан А.В. Ефремов китаплары аның игътибар үзәгендә булды, ул галимне легендар шәхесләребездән берсе дип ассызыклады.
Әнисә ГАНФӘРИТОВА,
"КНИТУ" Бөгелмә филиалының
укыту-тәрбия эшләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: