Бөгелмә авазы

Бабаларыңны онытма, шәҗәрәңне дәвам ит...

22 октябрьдә шәһәребезнең 2 нче лицеенда "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип аталган фәнни-гамәли конференция булып узды.

Очрашуны оештыручылар - милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Зәйнуллина белән Гөлнара Нивмәтуллина. Бу чарада 1 нче мәктәп, 2 нче лицей, 14 нче татар гимназиясе һәм лицей-интернат укучылары катнаштылар. Мәктәпкә мәртәбәле кунаклар: шәҗәрәләр төзүче Миләүшә белән Әсгать Закировлар, Карабаш бистәсеннән Һ. Атласи исемендәге шәхси музей-китапханә җитәкчесе, "Мизгелләр", "Еллар кайтавазы", "Уяну" дип аталган китаплар авторы, милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәтов чакырылган иде.
Конференция 8 "В" сыйныфы укучысы Ләйсән Мәүлиева башкаруында "Шаулый урман" җыры белән ачылды. Чараны 10 "В" сыйныфы укучылары Әмир
Галиев белән Диләрә Әхмәтзакирова алып бардылар.
Бу көнне чара узасы актлар залында җылылык, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде. Ул аңлашыла да. Әйе, туган җир, туган нигез, туган йорт, әти-әни, ата-бабаларыбыз дигән сүзләр һәркем өчен изге һәм кадерле. Туган җирдә әти-әние-без гомер кичерә, туганнарыбыз яши, ерак бабаларыбызның каберләре дә шунда бит. Шәхсән мин үзем балаларның чыгышларын тыңлаганда, алар өчен горурланып утырдым. Чөнки әти-әниләр һәм балаларның үзара мөнәсәбәтләре кискенләшкән шушы бик болганчык заманда бу балалар нәсел җебе, туганлык элемтәләре өзелмәүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген аңлап үсәләр бит. Укучыларның һәрберсе: 1 нче мәктәптән 9 "В" сыйныфы укучысы Эмиль Галиев, 2 нче лицейдан 10 "Б" сыйныфы укучысы Илсур Хафизов, 14 нче татар гимназиясеннән 7 "А" сыйныфы укучысы Илүзә Исламгирова, лицей-интернаттан 7 нче сыйныф укучысы Әлфинур Ситдыйкованың бик җитди әзерләнгәннәре чыгышларынан ук күренеп
торды. Афәрин үзләренә!
Чара барышында Миләүшә һәм Әс-гать Закировлар укучылар игътибарына үзләренең иҗат җимешләре - "Тойгелде: җуелмас тарих", "Вакыт дәрьясында -
Иске Үтәмеш" турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
Карабаш бистәсеннән килгән кунагыбыз укучыларны үзенең гаилә шәҗәрәсе (китап булып чыккан) белән таныштырды.
Аннары, 5 "Г" сыйныфы укучысы Алия Саматова "Туган як" җырын тамашачыга бүләк иткәннән соң, жюри әгъзаларына сүз бирелде.
Конференциядә катнашкан һәрбер баланың чыгышы үзенчәлекле һәм әһәмиятле иде. Киләчәктә мондый чарада үз шәҗәрәләре белән чыгыш ясаучы уку-чылар саны тагын да артыр дигән өметтә калабыз.
Залның алгы өлешендә "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип аталган бай күргәзмә оештырылган иде. М. Әхмәтҗановның "Татар шәҗәрәләре", Ф. Ислаевның "Мин һәм минем нәсел шәҗәрәм" һәм "Башкорт ырыулары тарихы" (8 томда, яңа гына табадан төшкән диск белән чыккан) һәм башка китапларга күзәтү ясалды. Бу китап һәм басмаларны гәҗит укучы дусларыбыз Халыклар дуслыгы китапханәсенән алып укый алалар.
Әлфирә ӘГЪЗАМОВА,
китапханә хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: