Бөгелмә авазы

Авылда хезмәт хакы лаеклы булырга тиеш

Авылларда аграрийлар һәм терлекчеләр лаеклы хезмәт хакы ала алмыйлар. Моның сәбәпләре турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеокиңәшмәдә сөйләп узды. Аның сүзләренә караганда, 500 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 92 проценты 2016 елны табыш белән төгәлли. Әмма бу предприятиеләрнең яртысы гына дәүләт ярдәменнән башка рентабельле булган. Продукциянең үз бәясе...

 

Авылларда аграрийлар һәм терлекчеләр лаеклы хезмәт хакы ала алмыйлар. Моның сәбәпләре турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеокиңәшмәдә сөйләп узды.

Аның сүзләренә караганда, 500 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 92 проценты 2016 елны табыш белән төгәлли. Әмма бу предприятиеләрнең яртысы гына дәүләт ярдәменнән башка рентабельле булган. Продукциянең үз бәясе инфляция һәм җитәкчеләрнең финанслар белән белдексез идарә итү хисабына арткан. Тик бу авыл хуҗалыклары һәм анда эшләүчеләрнең хезмәт хакы үсешенә китермәгән. Табыш дәрәҗәсе түбән булганга, күп кенә хуҗалыклыкларда хезмәт хакын арттыруга акча алыр урын юк икән. Бу, иң беренче чиратта, хуҗалыклар җитәкчеләренә акланмаган чыгымнарны азайту һәм җитештерүчәнлекне арттыру турында уйларга кирәклеге турында әйтә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыкларындагы уртача хезмәт хакы 18 мең 400 сум тәшкил итә.

-- Әгәр дә авыл хуҗалыклары хезмәтчәннәренең хезмәт хакларын башка тармаклар белән тигезләмәсәк, тармакка җәлеп итәргә кыен булачак. Шуның өчен авыл хуҗалыкларында хезмәт хакын арту темпларын безгә эш бирүчеләр, инвесторлар, хуҗалыклар, җирле хакимият белән берлектә тизләтергә кирәк, - дип белдерде авыл хуҗалыгы министры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: