Бөгелмә авазы

Авыл участковые авылда яшәргә тиеш

2013 елда Татарстан Республикасында янә бер мөһим программа старт алды - авыл халкына хезмәт күрсәтүче участок полицейскийлары өчен эш урыны һәм торак йорттан торган административ-торак комплекслары (АТК) төзелә башлады. Һәр шундый комплекс 100 квадрат метр мәйданны били, торак урыны гына да өч бүлмәдән тора.

Программаның төп максаты - авыл участок уполномоченныйлары өчен барлык уңайлы шартларны булдыру, тәүлек әйләнәсенә авыл халкының аларга мөрә-җәгать итә алуын тәэмин итү. Административ-торак комплексының бер типтагы проекты ТР Президентының Дәүләт торак фонды тарафыннан эшләнде һәм төзелеше эшләре 3 төп чыганактан (федераль, республика бюджетларыннан һәм җирле казнадан) финанслана.
Барыбызга да билгеле, участковый булган җирдә һәрчак тәртип була. Чыннан да, урыннарда тулы вәкаләтләр тапшырылган власть булып тора ул.
Узган 2013 елда әлеге программа нигезендә Бөгелмә муниципаль районының Наратлы һәм Кече Бөгелмә авылларында менә шушындый барлык уңайлыклар булдырылган, тулысынча заманча мебель һәм оргтехника белән җиһазландырылган комплекс тапшырылса, быел 26 сентябрь көнне берь-
юлы ике комплекс тапшырылды - бу уңайдан Зеленая Роща һәм Подгорный авыл җирлекләрендә тантаналы чаралар булып узды. Йортларны ачу тантанасына ТР эчке эшләр министры урынбасары, генерал-майор Рафаэль Гыйльманов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов килгән иде.
Кунакларны үзешчән-нәр ипи-тоз һәм күмәк җыр белән каршы алдылар. Тәбрикләү өчен беренче сүз Фәнис Мөхәммәтовка бирелде. Ул яңа йортларга күчүче участок уполномоченныйларын котлады һәм: "Мондый мөһим программада катнашу безнең район өчен бик тә кирәкле гамәл, - диде. - Чөнки авыл халкы өчен участковый авыр очракта, ашыгыч төстә ярдәм кирәк булганда тәүлек әйләнәсенә таяныр кеше бит ул. Менә бүген Зеленая Роща һәм Подгорный кешеләре белән хокук сагында торучыларның арасы бик тә якынайды". Ул шулай ук регионда беренчеләрдән булып шул рәвешле авыл халкы турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен республика җитәкчелеге-нә рәхмәтләрен җиткерде.
ТР эчке эшләр министры урынбасары, генерал-майор Рафаэль Гыйльманов та үзенең чыгышында программаның мөһимлеген искәртеп узды. "Шушы программа кысаларында Татарстан Республикасы авылларында җәмгысе 157 АТК төзү планлаштырыла, - диде ул. - Димәк, 2015 елда да бу игелекле эш дәвам иттереләчәк дигән сүз, чөнки бу файдага гына". Киләсе елда Карабаш бистәсе һәм Татар Димскәе авылында нәкъ шушындый АТКлар төзү планлаштырыла.
Аннары Рафаэль Гыйльманов Зеленая Роща һәм Подгорный авыллары участоковыйлары Дмитрий Гайнанов белән Раил Минсафинга йорт һәм бүләккә алып килгән эш өчен "Нива" машинасы ачкычларын тапшырды.
Генерал-майор шулай ук полиция участок уполномоченныйлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүгә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең социаль-хокукый якланганлыгын тәэмин итүгә, аларның тормыш шартларын яхшыртуга керткән шәхси өлеше өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы приказы белән Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук Рәхмәт хатларына объектларны кыска срокларда файдалануга тапшырган "Стройсервис" җәмгыяте җитәкчесе Анатолий Красильников (рәсемдә), "УРСЖ" җәмгыяте директоры Илдар Гыймалетдинов лаек булды.
А. Красильников үзенең җавап чыгышында: "Бу программа бик вакытлы гамәлгә кертелде, - дип әйтеп узды. - Авыл участковыен тораклы итү һәм аңа эш өчен барлык шартларны тудыру - замана таләбе. Төзүчеләр шуны аңлап, объектларны вакытында һәм сыйфатлы итеп төзергә тырыша". Сүз уңаеннан,
җаваплылыгы чикләнгән "Стройсервис" җәмгыяте мәктәпләрне һәм торак йортларны капиталь төзекләндерү, "Уңайлы мохит", "Авыл клублары" кебек социаль проектларда актив катнаша - 2014 елда шәһәрнең 4 нче һәм Ключи авылындагы мәктәпләрне төзекләндерде, "Уңайлы мохит" программасы нигезендә социаль объектларда эшли.
Белешмә өчен. Зеленая Рощада хокук сагында торучы Дмитрий Гайнанов барлыгы өч авылга - Зеленая Роща, Акбаш һәм Петровкага хезмәт күрсәтсә, Раил Минсафин Подгорный, Салояз, Батыр, Соколка, Аксай, Хутор, Иске Сумароково, Яңа Сумароково, Яшәр, Ростовка, Зәй станциясе, Казанка, Яңа Александровка авылларында җәмәгатьчелек тәртибен саклый.
Әлфия МОСТАФИНА.
Руслан Йосыпов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: