Бөгелмә авазы

Авыл клубларын тикшерәчәкләр

Күптән түгел Татарстан ведомство хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә тикшерүләр уздырган.

Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада шимбә кичләрендә һәр бишенче мәдәният сарае эшләми икән. Әлеге мәгълүматны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кискен кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, республикада 4 ел эчендә 181 авыл клубы төзелде. Статистикага караганда, әлеге программаны гамәлгә ашыру дәвамында
2 миллиард сум акча тотылган. Шул ук вакытта әлеге объектларны эшләтүгә да акча түләнгәнне онытмаска кирәк. "Без акча түлибез икән, алар барысы да эшләргә тиеш. Авыл клубы төзүдән нинди файда, әгәр дә ул шимбә кич ябык булса? Төзелгән һәрбер мәдәният йорты эшләргә тиеш!" - дип таләп итте Президент.
Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин фикеренчә, авыл клубларының вазифаларын тиешле дәрәҗәдә алып бармавының сәбәбе - белгечләр юклык һәм матди-техник базалары түбән дәрәҗәдә булуда.
Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән әлеге программаны гамәлгә ашыру алга таба да дәвам ителәчәк. Хәзер инде төзелгән объектларның ничек файдаланылуын ачыклаячаклар. Татарстан Президенты ТР Хисап палатасына тиешле тикшерү оештырырга һәм республиканың авыл клублары эшчәнлеге турында хисап әзерләргә кушты.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: