Бөгелмә авазы

“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга

11 - 17 июль көннәрендә бөгелмәләр "Ашыгыч ярдәм" машинасын 759 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 84се бәхетсезлек очрагы булып, 17сендә балалар сәламәтлегенә зыян килгән. Бу атнада 6 юл-транспорт вакыйгасында 5 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң 4 кешене Бөгелмә район хастаханәсенә салырга туры килгән. "Ашыгыч ярдәм" фельдшерлары 55 тапкыр...

 

11 - 17 июль көннәрендә бөгелмәләр "Ашыгыч ярдәм" машинасын 759 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 84се бәхетсезлек очрагы булып, 17сендә балалар сәламәтлегенә зыян килгән.

Бу атнада 6 юл-транспорт вакыйгасында 5 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң 4 кешене Бөгелмә район хастаханәсенә салырга туры килгән.

"Ашыгыч ярдәм" фельдшерлары 55 тапкыр җәмәгать урыннарына барган. Бу чор эчендә барлыгы 101 балага ярдәм күрсәтелгән.

Бөгелмә бала тудыру йортында 33 нарасый дөньяга килгән: 12 малай, 21 кыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: