Бөгелмә авазы

Эшләр гөрли

16 май көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов төзекләндерү эшләре бара торган алты мәктәптә йөреп чыкты.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Барысында да төзек­лән­­дерү эшләре тулы кө­­­­­ченә, график буенча ба­ра. Ләкин кайбер мәк­тәпләрдә чи­шелмәгән мәсьәләләр ка­ла бирә. Мәктәп директорлары үзләрен аеруча да борчыганнарын Илдус Касыймовка җиткерде. Мәсәлән, 12 нче гомуми бе­лем бирү мәктәбендә электр үткәргечләре бик искергән, алар янгын кур­кынычсызлыгы та­ләп­лә­ренә туры килми. Ул мәк­тәптәге укытучыларны да, укучыларны да куркуда тота. Шундый кирәкле ремонт төре төзелеш программасына кермәгән, ягъни аны ясау өчен акча бүленмәгән.

"Электр системасына кагылышлы мәсьәлә бөтен мәктәпләрдә иң зур проблема булып кала. Рес­публика бюджетыннан акча бирелгән, ләкин бу суммага бөтен эшләрне дә кертеп бетереп булмый. Без аларны район бюджетында булган акча белән эшләргә тырышабыз, шулай ук шәһәребез предриятиеләре дә яр­дәм­­гә килер дип ышанып калабыз", - диде Илдус Касыймов.

Мәктәпләрдә ремонт башка районнардан калышмый бара. Барлык эшләр дә вакытында башланган һәм алар вакытында тәмамланыр дип көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: