Бөгелмә авазы

Арту сизелә

16 декабрьдә Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында эшлекле киңәшмә булып узды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында рес-публика районнарында сөт савып алу буенча соңгы мәгълүматлар белән таныштырды. "Әлегә бу өлкәдә, сизелер-сизелмәс кенә булса да, уңай динамика күзәтелә, - диде ул. - Көн саен сөт җитештерүдә артым 3 тонна тирәсе".

"Терлекчелек өлкәсендә һәр нәрсәне вакытында башкарырга кирәк шул, - диде Президент, министр сүзләрен куәтләп. - Вакытында ашатырга, вакытында саварга, моның бер катлаулылыгы да юк. Менә шушы гади нәрсәләрне аңламаганнар өчен, бәлки, терлекчелек нигезләре турында курслар оештырырга кирәктер". Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, авылны саклау, андагы халык өчен өстәмә эш урыннары булдыру - бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләләре. Югары технологияле гаилә фермалары төзү бу мәсьәләне чишүдә иң актуальләрдән санала.

Бөгелмә районында җәмгысе 31 гаилә фермасы төзелде. Алардагы терлекләр 3815 баш исәпләнә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка артык дигән сүз. Һәр сыердан уртача 10 килограммнан артык сөт савып алына. Районның кайбер хуҗалыкларында әлеге сан 14 килограммга кадәр җитә. Ә менә "Нур", "Орлыкчылык", "Возрождение крестьянства", "Бөгелмә продкорпорациясе" һәм "Акбаш-Агро" хуҗалыкларында бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: